«Каршы як полосага чыгу – теге дөньяга юл»: Юлда үлемгә китергән аварияләрнең сәбәпләре


«Каршы як полосага чыгу – теге дөньяга юл»: Юлда үлемгә китергән аварияләрнең сәбәпләре


Ел башыннан республика юлларында 300дән артык кеше һәлак булган

Татарстан юлларында хәл киеренке булып кала – аварияләр саны һәм аларда һәлак булучылар арта. Машина йөртүчеләр үзләренең дә, янындагыларның иминлеген дә санга сукмый. Исерек хәлдә рульгә утыралар, каршы як полосага чыгалар, иминлек каешын эләктермиләр – үзләре дә, балалары һәм туганнары да һәлак була. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы репортажында.

Ел башыннан алып республика юлларындагы аварияләрдә инде 300дән артык кешенең гомере өзелгән

Татарстан юлларындагы хәлләр бер дә шатландырмый: ТР Дәүләт автоинспекциясе алып барган статистика буенча, быелның 10 аенда гына да 2704 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 275 кешенең гомере өзелгән һәм 3,2 меңнән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда, аварияләр саны һәм аларда һәлак булучылар саны арткан, ә зыян күрүчеләр кимегән. Ноябрь ахырына Татарстанда аварияләр саны тагын 237 очракка арткан, аларда 31 кешенең гомере өзелгән, өч йөзгә якыны төрле тән җәрәхәтләре алган.

Юлда үлем-китем сәбәпләренең берсе – каршы як полосага чыгу. Һәр машина йөртүче, кагыйдә буларак, авариядән котылыр өчен тәҗрибәсе һәм реакциясе җитәр дип уйлый, әмма яхшы һава шартларында да бу зур хата булырга мөмкин. Машина йөртүченең тизлекне арттырырга яратуы һәм үз-үзенә артык ышануы аркасында еш кына аның иң якын кешеләре – гаиләсе һәм дуслары зыян күрә.



Һәр машина йөртүче дә авариядә балаларын, хатынын яки әти-әнисен харап итеп, үзе исән калып, алга таба ничек яшәргә кирәклеге турында уйланмый. Үзенең ваемсызлыгы аркасында ул башка машинада баручыны кабергә кертергә мөмкин – соңыннан аның туганнарының күзенә ничек карарга? Мондый очраклар, кызганыч ки, сирәк күренеш түгел.

Ноябрь башында Татарстанның Әлмәт районында Mercedes автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе, зур тизлектә каршы як полосага чыгып, «УАЗ», Volkswagen һәм Chevrolet машиналары белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, 46 яшьлек Chevrolet пассажиры шунда ук үлгән.

«Татар-информ» агентлыгы үз-үзеңә артык ышану машина йөртүченең иң зур дошманы булуы турында күптән түгел язып чыккан иде – үткән җомгада тагын ике юл һәлакәте теркәлде. Татарстанның Арча районында Volkswagen автомобиленең 50 яшьлек йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, Toyota белән бәрелешкән. Volkswagen автомобиленең йөртүчесе хастаханәгә барганда үлгән.
«Каршы як полосага чыгу – теге дөньяга юл»: Юлда үлемгә китергән аварияләрнең сәбәпләре


Фото: © ТР ЮХИДИ идарәсе

Шул ук көнне Биектау районында «Лада» автомобиленең 37 яшьлек йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, Kia белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада» шоферы авария урынында җан биргән.
«Каршы як полосага чыгу – теге дөньяга юл»: Юлда үлемгә китергән аварияләрнең сәбәпләре



Фото: © ТР ЮХИДИ идарәсе

«Исерек хәлдә рульгә утырган, авариядә кеше үлеменә сәбәпче булган, судта елаган»

Машина йөртүчеләр арасында үлемгә китергән аварияләрнең ешлыгы буенча икенче сәбәп – исерек хәлдә рульгә утыру. Ун ай эчендә исерек шоферлар катнашында 191 авария теркәлгән, аларда 33 кешенең гомере өзелгән, 237 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Машина йөртүчеләр еш кына, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң рульгә утырып: «Туктатмасалар, берни дә булмаячак», – дип уйлый. Тик алар бик нык ялгыша! Күптән түгел булган мисалларның берсе («Татар-информ» агентлыгы октябрь башында бу хакта язып чыккан иде) – ул чакта кеше үлеменә китергән авария урыныннан качып киткән BMW автомобиленең йөртүчесе хөкем карарын тыңлады.

6 гыйнвар иртәсендә Биектау районында М7 трассасында BMW X5 автомобиленең исерек хәлдәге йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, «Лада Приора» автомобиле белән бәрелешкән. Шуннан соң машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән. Авария нәтиҗәсендә «Лада»ның йөртүчесе якты дөнья белән хушлашкан.

Судта BMW йөртүчесе үз гаебен өлешчә таныган, ул иртән исерек булмавын ышандырган. Әмма бер оешманың камералары теркәгән видеоязмалар моның киресен исбатлаган.

Суд аны алты елга гомуми режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте, ул шулай ук тагын өч ел транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнә алмаячак. Шунысын да искәртергә кирәк – судта ир-ат елаган һәм авариядә һәлак булган кешенең гаиләсеннән гафу үтенгән.

Спиртлы эчемлек машина йөртүчеләргә төрлечә йогынты ясый – кемдер юлда кешеләрне харап итә, кемдер кәефләнеп алганнан соң юл хәрәкәтендә катнашучы бүтән кешеләрнең иминлеге турында уйламыйча, полиция белән «куышлы уйный» башлый. Шушы көннәрдә Түбән Камадан бер машина йөртүче нәкъ шулай эшләгән дә.

Renault Logan автомобиленең исерек хәлдәге йөртүчесе автоинспекторлар белән «куышлы уйнаганнан» соң тоткарланган. Ул ЮХИДИ инспекторларының туктарга дигән таләбен санга сукмаган һәм качарга тырышкан, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Кагыйдә бозучы зур тизлектә хәрәкәт иткән, юлдагы башка шоферларга куркыныч тудырган. Куышкан вакытта ул качарга тырышып, ике патруль машинасы белән бәрелешкән, әмма тоткарланган.


Машина йөртүче Түбән Камада яшәүче 41 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аңа карата берничә административ беркетмә (исереклек халәтенә медицина тикшерүеннән баш тарту, полиция хезмәткәренең законлы боерыгына буйсынмау һәм авария урыныннан качып китү) төзелгән. Автомобиль штрафстоянкага озатылган. Октябрь аенда әлеге машина йөртүче медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен инде җаваплылыкка тартылган булган инде. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Иминлек каешы – аксессуар гына түгел, ул кеше гомерен саклап калырга мөмкин

Кайвакыт юл хәрәкәтендә катнашучылар үзләрен бик текәгә санап һәм зур тәҗрибәләре юлдагы бөтен бәхетсезлекләрдән саклар дип уйлап, иминлек каешы кебек «кирәкмәгән» әйберне кулланмауны өстен күрә. Һәм бу юл һәлакәтендә якты дөнья белән хушлашуның тагын бер киң таралган сәбәбе.

Ун ай эчендә иминлек каешын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында теркәлгән 68 авариядә 40 кеше һәлак булган, 50дән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Татар-информ» агентлыгы 4 ноябрьдә Татарстанның Нурлат районында Chery автомобилен идарә иткән 50 яшьлек ир-атның зур тизлектә чокырга төшеп китүе, машинаның әйләнеп каплануы турында хәбәр иткән иде. Ир-ат иминлек каешын эләктермәгән булган. Авыр тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр, соңрак аның йөрәге тибүдән туктаган.
«Каршы як полосага чыгу – теге дөньяга юл»: Юлда үлемгә китергән аварияләрнең сәбәпләре


Фото: © ТР ЮХИДИ идарәсе

12 ноябрьдә Казан – Оренбург трассасының 30нчы чакрымында Nissan Qashqai автомобиленең 79 яшьлек йөртүчесе имин тизлек һәм дистанция сайламаган. Аның машинасы тимер киртәгә бәрелгән һәм чокырга төшеп киткән. Автомобильнең йөртүчесе һәм пассажиры иминлек каешын эләктергән булган, икесе дә зыян күрмәгән.


«Җәяүлегә ярдәм итәсе урынга, тонировка пленкасын сыдырып төшергән»

Тагын бер борчыган тема – җәяүлеләр катнашындагы машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр. Ун ай эчендә республика юлларында шундый 711 юл һәлакәте булган – аларда 43 җәяүленең гомере өзелгән, 700дән артыгы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Апрель аенда Казанның Идел буе районында мәктәп укучысы җиңел машина астында калып имгәнгән. Казанның Салих Батыев урамындагы 15нче йорт янында 12 яшьлек кызны бәрдергәннәр. Мәктәп укучысы юлга кинәт йөгереп чыккан. Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.


«Каршы як полосага чыгу – теге дөньяга юл»: Юлда үлемгә китергән аварияләрнең сәбәпләре


Август ахырында Маршал Чуйков – Бондаренко урамнары чатында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. Suzuki автомобиленең 52 яшьлек йөртүчесе, сулга борылганда, 41 яшьлек ир-ат идарә иткән BMW Х5 автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, BMW автомобиле тротуарга чыккан һәм самокатта барган 48 яшьлек ир-атны бәрдергән.
«Каршы як полосага чыгу – теге дөньяга юл»: Юлда үлемгә китергән аварияләрнең сәбәпләре



Фото: © Шаһитлар

Җәяүлеләр барлык аварияләрдә дә тән җәрәхәтләре белән генә котылмый. «Татар-информ» агентлыгы 1 апрельдә Яшел Үзәндә бер машина йөртүченең зебрада яшүсмерне бәрдерүе хакында хәбәр иткән иде. Авыр тән җәрәхәтләре алган үсмерне хастаханәгә китергәннәр, ул соңрак үлгән. «Лада» автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе, светофорның кызыл утына чыгып, яшел утка зебрадан юл аша чыгып барган үсмерне бәрдергән.

Үсмерне бәрдергән машина йөртүченең, беренче эш итеп зыян күрүчегә ярдәм итәсе урынга, машинасындагы тонировка пленкасын сыдырырга керешүе аерым игътибарга лаек.

«Машина йөртүче: «Мин светофорны бөтенләй күрмәдем!» – диде. Җәяүлене бәрдергәннән соң ул башта ашыгыч ярдәм чакырткан, ә аннары беренче ярдәм күрсәтәсе урынга, алгы пыяладагы тонировка пленкасын сыдырырга керешкән. Аның караңгыда кара пыяла аша светофорны да, җәяүлене дә күрмәве гаҗәп түгел», – дип сөйләде Татарстанның Яшел Үзән районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рамил Идиятуллин юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиядә.

Җәяүлеләр катнашындагы аварияләрнең тагын бер сәбәбе - аларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмау. Татарстанда шундый 22 очрак теркәлгән, аларда 11 кешенең гомере өзелгән, тагын 11 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Татар-информ», Дмитрий Шатров

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...