Татарстанда яшәүчеләр махсус операциядәге хәрбиләргә чәкчәк төялгән йөк машинасын озатты


Татарстанда яшәүчеләр махсус операциядәге хәрбиләргә чәкчәк төялгән йөк машинасын озатты


Бүген көндез Арчадан һәм кичен Казаннан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә чәкчәк төялгән машина юл алды.

«Зилант» гуманитар һәм социаль әһәмиятле проектларга ярдәм фонды, чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрүгә әзерлек кысаларында, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче сугышчылар өчен татар милли татлы ризыкларын җыю акциясе оештырды. Волонтерлар чәкчәк белән тулы бер машина җыйган. Күчтәнәчләр Яңа ел алдыннан егетләргә барып җитәчәк.

«Зилант» фондының оештыручысы - Арча станциясе егете, Казандагы «Ремстроймост» ширкәте җитәкчесе Тәүфыйк Галимов. Волонтерлар - Энҗе Хәйруллина, Киндеридә яши, Биектаудагы оешмада директор урынбасары, әнисе тумышы белән Кызыл Яр авылыннан. Ләйсән Сабирова Арчадан, «Жасмин» портьер салонында эшли. Ире - Бөек Ватан сугышы ветераны Халисә Гафурованың оныгы Булат Сабиров контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына киткән һәм ноябрь аенда батырларча һәлак булган. Хәзер Ләйсән бөтен көчен волонтерлык эшенә багышлый. Гуманитар йөк белән ике тапкыр махсус хәрби операция зонасында булып кайткан, бу юлы да юлга чыккан.

Тәүфыйк Галимов үзе дә бара. Беренче елларда ул даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтеп торган. Быел ел башыннан үзе юлга чыга. «Барлыгы кимендә унбиш тапкыр бардым инде. Ноябрь аенда гына да өч тапкыр булып кайттым», – ди ул.

Оештыручылар сүзләренчә, бу юлы алар 8 меңнән артык тартма чәкчәк илтәчәк, һәм татар милли тәм-томын 16–18 нче полк солдатларына тапшырачаклар.



«Без һәр гуманитар йөк белән өйдән күчтәнәчләр алып барабыз. Ашытбаш, Орнашбаш, Якты Көн, Кәче авыллары волонтерлары һәм халкы бик зур ярдәм итә. Бу күчтәнәч кенә түгел, туган йорт җылысы, балачак тәме. Теләге булган һәр кеше бу изге эштә катнаша алды. Арча районыннан егермегә якын мәктәп ярдәмгә килде. Үрнәктәге һөнәри агросәнәгать көллияте 165 килограмм чәкчәк әзерләп җибәрде. «Ихлас» ширкәте 352 контейнер чәкчәк алып килде. Казаннан «Бәхетле»ләр кушылды, 300 килограмм татлы ризык бирде. Барлыгы 8 меңгә якын тартма чәкчәк җибәрелә. Кош теле, кырмыска оясы пешереп китерүче аерым кешеләр дә, авыл җирлекләре дә булды. Арчадан «Султан» ширкәте 5000 пицца тапшырды. Болар барысы да 16-18 полкка өләшенәчәк, – диде «Зилант» фонды директоры Энҗе Хәйруллина.

Чәкчәк белән генә чикләнми «Зилант». Солдатлар сораган бөтен әйберне юллап алып бара. Әйберләрне исемләп тә җибәрергә була. Иясенә алып барып тапшыралар. Башкортстаннан бер ханым бу төркем турында ишетеп, элемтәгә чыккан һәм агач кисә торган җайланманы тапшырырга теләге барлыгын белдергән. «Ирем вафат булды. Миңа аның кирәге юк инде. Сатарсыз да, кирәкле әйберләрне алырсыз», – дигән. Моннан тыш әле илле мең сум акча да биргән.

Машинага тәм-том төягән вакытта (булышырга Арча педагогика көллияте егетләре килгән иде) Тәүфыйк Галимов белән сөйләшеп алдык.

«Солдатларга куллану өчен машиналар да алып барабыз. Барлыгы егермеләп машина илттек инде. Кешеләр китерә. Кайберләре бушка, йә символик бәягә бирә, һич югында, сатып алабыз. Мин үзем генә дә тугыз машина сатып алдым. Үзебез яхшы итеп төзекләндереп җибәрәбез. Бу юлы да дүрт машина китә. Берсен Каенсар егете бирде, берсен Әгерҗедән Чаллы егетләре алып кайтты, берсен үзебез сатып алдык. Тагын бер «Нива»ны Айван егете соравы буенча алып барабыз. Гуманитар йөк белән өч машина китә, дип планлаштырган идек. Әйберләр сыймаса, тагын бер машина кушылачак. Үзем озата барам, – диде ул.

Әле алар ике ай гына теркәлеп, фонд булып эшли. Әмма шушы вакыт эчендә күпме хезмәт башкарганнар, күпме көч, тырышлык куйганнар.


«Аяк чалулар да булды, яшермим. Тик мин бу эштә көндәшлек булырга тиеш, дип уйламыйм. Без бөтенебез бер эш башкара – махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә тыл ярдәме күрсәтә. Һәр волонтер төркеменең хезмәтен югары бәялим, әмма бердәм булырга кирәк. Үз төркемебез бар. Бөтен эшебезне шунда күрсәтеп барабыз. Без берәүдән дә акча сорамыйбыз. Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, каршы килмибез. Чәкчәк акциясе турында хәбәр язуга, кешеләр үзләре ярдәмгә килде. Арчада хакимияткә мөрәҗәгать иттек. Һәм безгә ярдәмгә мәктәпләр кушылды. Бөтен булышкан кешеләргә рәхмәтебез чиксез зур. Сезнең күчтәнәчләр егетләргә Яңа ел күчтәнәче булып барып ирешсен», – диде Энҗе Хәйруллина.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...