«Авыручылар шифа сорап калды»: Балык Бистәсеннән йөзләп кеше Мәккәгә китте


«Авыручылар шифа сорап калды»: Балык Бистәсеннән йөзләп кеше Мәккәгә китте


Соңгы елларда хаҗ, шул исәптән гомрә кылучылар күбәя, бу гамәл белән кызыксынучылар саны да арта бара. Кичә бер төркем мөселман кардәшләребез изге сәфәргә кузгалды. Изге сәфәргә баручыларга без дә хәерле һәм иманлы сәфәрләр теләп, алар белән аралашып алырга булдык.

Бу юлы хаҗ кылырга Балык Бистәсеннән 2 автобус халык китте. Иң башта алар Казан аэропортына бардылар, аннан соң Согуд Гарәбстанына очтылар. Барлыгы 98 кеше бара икән. Ике зур төркемне Балык Бистәсе мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов һәм Балык Бистәсе районы Балтач авылы имам-хатыйбы Фердинант хәзрәт Хәкимов җитәклиләр. Бу ел башында Фердинант хәзрәт җитәкләгән зур төркем (40тан артык кеше) кече хаҗга барып кайткан булган инде. Бу юлы тагын да күбрәк райондашларын җыеп барырга булганнар. Булачак хаҗилар башта – Мәккәгә, аннары Мәдинәгә юл тота. Сәфәргә чыгучы иң олы яшьтәге абыстайга 80 яшь! СөбханАллаһ!

Ике төркем хаҗи-хаҗияләр дә 23 һәм 24 декабрь көннәрендә Казанга әйләнеп кайтачак.

*

Олы һәм кече хаҗ нәрсәләр белән аерыла соң? Олы хаҗ зөлхиҗҗә аеның бары тик бил­геле көннәрендә генә үтәлә. Кече хаҗ исә (ягъни гомрә) елның теләсә кайсы вакытында кылына ала. Олы хаҗдан аермалы буларак, гомрә вакытында эзрәк гамәлләр эшләнә – алар барсы да диярлек Мәккәдәге Әл-Харам мәчетендә башкарыла. Һәм бу гамәлләрне үтәү өчен берничә сәгать җитә. Олы хаҗга Мина һәм Мөздәлифә үзәнлегендә төн куну, Гарәфәт үзәнлегендә тору, таш ату, корбан чалу да өстәлә.



«Якыннары авыручылар да изге җирдә дога кылубызны, теләкләр теләвебезне сорап калдылар»

Тормышыбызга – ямь, яшәеш-көнкүрешебезгә мәгънә һәм өмет биргән бик күркәм бер күренеш бар. Ул да булса – дин. Күңелләрдә ихлас хисләр калдырган, яшәүгә өмет уяткан, файдалы эш-гамәлләр кылырга илһам биргән хаҗга барырга теләмәгән бер генә дә мөселман кешесе юктыр, мөгаен.

Былтыр да барган идек. 2014 елда беренче мәртәбә анда булдык, шуннан алып 9 ел эчендә халык күп барды. Өченче ел тормыш иптәшем белән барган идек. Аннары авылдашлар белән бару өчен төркем җыйдык. Авылдан 26 кеше иде, районнан да баручылар белән бергә – 50ләп дин кардәшебез. Быел исә әле иң башта Аллаһы йортында намазлар укып, чәйләр эчеп, 2 зур автобус белән кузгалдык, – дип сөйләде Фердинант хәзрәт.

Автобуслар мәсьәләсе ничек хәл ителде, хәзрәт? Үзегез ялладыгызмы, әллә бирделәрме?

Авыл егетләре, авыл кешеләре җыелып, 2 автобус яллады.

Авылыгыздан шулай автобуслар белән барырлык булгач, дин халык арасында көчле, димәк?

Әйе, авылдашлар кызыксына. Хаҗ кылырга теләүчеләр арта. Әле озатып калучыларның да күңелләре тулып, күз яшьләре белән калдылар. Узган ел бер генә автобус белән барган идек. Бәяләргә килгәндә, Татарстан Диния нәзарәте аша путевкалар алына. Ашау кермәгән. Ләкин, авыл халкы хаҗга китүчеләргә үзләре үк сәдака, күчтәнәчләрен юлга бирергә тырыша. Аннары булачак хаҗилардан изге җирдә теләкләр теләп дога кылуны сораучылар да байтак. Авыл халкына килгәндә, мәчеттәге намазларга йөрүче яшьләр дә күп.

Яшерен-батырын түгел, халык арасында, хаҗда бөтен догалар һәм теләкләр кабул була, дигән фикер дә яши.

Билгеле, шулай. Ләкин, бу – бөтен дога да, теләк тә кабул була, дигән сүз түгел. Әйтеп торам, без киткәндә якыннары авыручылар да изге җирдә дога кылуыбызны, теләкләр теләвебезне сорап калдылар. Киләчәктә, өчәр автобус белән барырга насыйп булсын. Хәерле сәгатьтә. «Авылның күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык», – диләр. Мәчетләребез тулы булсын, Аллаһы Тәгалә барыбызга да иман байлыгы бирсен, – дип йомгаклады сүзен хәзрәт.


«Ният бер еллап күңелдә йөрде...»

Әйтергә кирәк, соңгы арада хезмәттәшләребез арасыннан да хаҗ гыйбадәтен кылучылар артуын күзәтәбез. Сөенечле хәбәр – «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Минһаҗева да гомрә хаҗына китте.

Хаҗга бару нияте күптәннән бар иде инде. Бер көн эчендә генә кабул ителгән карар түгел. Изге ният бер еллап күңелдә йөрде, 2 ай элек «барырга» дигән фикергә килдем һәм әзерләнә башладым. Бик дулкынланам, борчылам да. Юлларыбыз, иң мөһиме, уң булсын иде! Исән-сау барып кайтырга язсын, – диде әңгәмәдәш.

Чыннан да, елдан-ел дин тәгълиматы кагыйдәләре буенча яшәүчеләр саны артып тора. Димәк, динебез үсеше күзәтелә, хаҗга бару теләген тормышка ашыручылар күбәйгәннән-күбәя бара. Хаҗ кылучыларга имин юллар телик. Изге сәфәр игелек, изгелек һәм мәрхәмәтлелек белән истә калсын, Аллаһ Тәгалә гыйбадәтләрен кабул кылсын.

Видеоларны «Интертат» өчен Фердинант хәзрәт Хәкимов тәкъдим итте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


«Авыручылар шифа сорап калды»: Балык Бистәсеннән йөзләп кеше Мәккәгә китте

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...