Җылы машина – йөртүче өчен штраф: кышын ишегалдында машинаны җылытырга ярыймы?


Җылы машина – йөртүче өчен штраф: кышын ишегалдында машинаны җылытырга ярыймы?


Күп кенә машина йөртүчеләр, салкын көннәрдә йорт ишегалдында торган автомобилен җылытырга теләп, двигателен кабызып куя. Әмма моның өчен җавап бирергә туры килергә мөмкин. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Юрист Руслан Шәймөхәммәтов аңлатканча, законнарда двигательне җылыту турыдан-туры тыелмаган. Әмма эшләп торган двигатель белән озак вакыт торуны чикләүче кагыйдә бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре торак зонада эшләп торган двигатель белән туктап торуны тыя.

Бу чикләүнең сәбәбе – кеше сәламәтлегенә һәм тирә-юньгә зыян китерүче газлар чыгу. Алар составында азот оксидлары, сөрем газы, углеводородлар, бензапирен кебек агулы матдәләр һәм канцерогеннар бар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, «тукталыш» (остановка) һәм «туктап тору» (стоянка) арасында аерма бар.

Тукталыш – 5 минутка кадәр туктап тору, шулай ук пассажирны утырту-төшерү яки йөк төяү-бушату белән бәйле булганда озаграк туктап алу.

Туктап тору – 5 минуттан артык туктап тору. 5 минуттан артык эшләп торган двигатель шушы очракка карый, һәм ул – кагыйдә бозу. Моның өчен административ җаваплылык каралган. Эшләп торган двигатель белән озак вакыт тору кисәтүгә яки 500 сум штрафка китерергә мөмкин. Әгәр бу – торак йорт ишегалдында булса, штраф 1500 сумга кадәр арта.

Ишегаллары махсус 5.21 һәм 5.22 билгеләре белән билгеләнмәгән булса да, алар торак зона белән тиңләштерелә.

Торак йортта яшәүчеләр ЮХИДИ бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итеп яки рәсми сайт аша гариза тапшырып, шикаять итә ала. Кагыйдә бозу фактын фото-, видео-материаллар белән дәлилләргә кирәк. Аларда адрес, ишегалды, автомобиль номеры һәм двигательнең 5 минуттан артык эшләп торуы ачык күренергә тиеш, диелә хәбәрдә.



 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


Җылы машина – йөртүче өчен штраф: кышын ишегалдында машинаны җылытырга ярыймы?

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Зарабатывай от 1500 руб в день! В любое время и месте!

Начать зарабатывать

...