Җырлый-җырлый автобус йөртүче Рөстәм: «Кешеләрнең елмаюын күрү мине бәхетле итә»

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре урамнары буйлап гадәти булмаган автобус хәрәкәт итә. Бу автобус пассажирларының кәефе һәрвакыт яхшы. Чөнки автобусның йөртүчесе Рөстәм Яхшибаев аларга төрле телләрдә меңнәр йөрәгендә урын алган популяр хитларны башкара. «Интертат» җырчы белән элемтәгә керде.
Рөстәм Яхшибаев Үзбәкстанда туып үскән. Әтисенең вафатыннан соң аның әнисе туган яклары - Башкортстанның Кыргыз-Миякә районына кайтып төпләнә. Соңрак, әнисенең ялгызы гына яшәвен теләмәгән Рөстәм дә, тормыш иптәше һәм балаларын алып Башкортстанга күченә.
Һөнәре буенча фельдшер булса да, Рөстәм, Башкортстанга кайткач, автобус йөртүче булып эшкә урнаша. 2017 елдан бирле һәр көнне иртән җаваплы эшенә ашыга. Баштарак Рөстәмне Стәрлетамакта тәмле телле автобус йөртүче буларак кына белсәләр, хәзер ул халыкның күңелен популяр эстрада җырларын башкарып та яулый.
Кечкенәдән җырларга яраткан Рөстәмгә Александр Серов репертуарыннан «Я люблю тебя до слез» җырын башкарган видеосы популярлык алып килә. Ояла-ояла гына, пассажирларына җырлап күрсәткән була ул аны. Видео яшен тизлеге белән интернет киңлекләрендә тарала. Баксаң, бер ханым телефонга төшереп, элеп куйган икән. Менә шулай бер көн эчендә йолдызга әверелә Рөстәм. Җыр вируслаша, әллә кайларга тарала һәм төрле-төрле комментарийлар, лайклар җыя.
Иң кызыгы - бу видео кешеләрдә позитив фикерләр генә калдырды. Ник бер тискәре комментарий язучы булсын. Барысына да җырлавым ошаган. Бу роликның бик күп караулар җыюын күреп, тормыш иптәшем миңа блогымны, телеграм каналымны ачып җибәрергә, анда җырларымны куеп карарга тәкъдим итте. Хатын сүзеннән чыгарга ярамый (көлә). Шулай итеп, тагын да күбрәк җырлар өйрәнеп, җырлый башладым. Автобуска утырганда бик җитди күренгән пассажирлар да күтәренке кәеф белән төшеп кала, җырлавым өчен миңа рәхмәт әйтә. Кешеләрнең елмаюын күрү мине бәхетле итә. Димәк, юкка гына җырламыйм, - дип көлә әңгәмәдәшем.
«Нинди генә телләрдә җырлавымны сорамыйлар»
Рөстәм сүзләренчә, аларның нәселендә җырга хирыс кешеләр юк. Ләкин Рөстәм бәләкәй чагыннан ук җырларга бик ярата. Әти-әнисе улларының артист һәм музыкант булуын теләп, аны музыка мәктәбенә укырга да бирәләр.
Җырлау теләге гел күңелдә яшәсә дә, үсә төшкәч, оялу хисе барлыкка килде. Җырламый башладым. Менә шулай очраклы рәвештә җырлавым гына бу хоббига кире кайтарды мине. Тормыш иптәшем дә этәргеч бирде. Пассажирларның реакциясен күреп, үз-үземә ышаныч артты. Барысына да ошый бит, алга таба да җырларга кирәк дип уйладым.
Әңмәгәмәдешем бу мавыгуына бик җитди карый. Җырларны төрле телләрдә башкара. Моның өчен исә аңа ныгытып әзерләнергә, җырларның сүзләрен ятларга, кат-кат репетицияләр ясарга туры килә. Хәтта теге-яки бу җырны сорап алучылар да барлыкка килгән.
Стәрлетамактагы пассажирларым бөтен җырларымнан кәнәгать, «тегене җырлама, моны җырла» дип әйтмиләр, рәхмәтле булып тыңлыйлар. Ә менә интернет аша кемнәр генә язмый да. Төрле телләрдә җырлавымны сорыйлар. Әзәрбәйҗан, Төрекмәнстан, Казахстан, Кыргызстаннан хатлар килә. Һәрберсе үзенең телендә җырлавымны үтенә. Күптән түгел генә кырым татарлары телендә җыр башкаруымны сорадылар. Кырым татарлары теле татар теленнән шактый аерыла икән. «Яраткан җырыгызны җибәрегез, өйрәнермен», - дип вәгъдә бирдем.
Татар артистларыннан Рөстәм Асадуллинның җырларын яратып башкарам, Әнвәр Нургалиев, якташым Айдар Галимов иҗаты да бик ошый. Каршы булмасалар, алар репертуарыннан да җырлар башкарыр идем.
Бүгенге көндә инглиз, итальян, француз, татар, үзбәк, рус телләрендә җырларым бар. Әле менә Башкортстанда яшәп, башкортча бер дә җырламаганмын икән. Моны да тиз арада төзәтергә кирәк, – ди ул.
«Безнең көнкүрештә кешеләргә яхшы мөгамәлә җитми»
Быелгы кар-буранлы кыш автобус, автомобиль йөртүчеләргә бер дә җиңелләрдән бирелмәде. Игътибарыңны аз гына читкә юнәлтү дә аянычлы хәлгә китерергә мөмкин. «Җырлый-җырлый автобус йөртү куркыныч түгелме соң?» – дип кызыксынам.
Мин бит кеше гомерләре өчен җавап бирәм. Шуңа күрә светофорда торганда, тукталышка килеп җиткәндә, кыскасы, җайлы вакыт туры килгәндә генә җырлыйм. Минем инде йөртү стажым 20 ел. Һәрвакыт игътибарлы булып, хәвеф-хәтәрләргә юлыкмыйча йөрергә тырышам, – ди әңгәмәдәшем.
Җырлаудан тыш Рөстәм автобуска керүчеләрнең барысын да сәламли, уңышлы көннәр тели, берсенә дә тәмле сүзен кызганмый. Пассажирларга автобустан ашыкмыйча гына төшәргә, үзләрен саклап йөрергә дә куша икән.
Дөресен әйткәндә, мондый мөгамәлә күреп, пассажирларның күбесе шок хәлендә кала. Керә башлауларына: «Рәхим итегез», – дигән сүзләр ишетеп, гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачыла (көлә). Без дөрес маршрутка утырмыйбыз ахры дип, кире чыга башлаганнары да була. Калган пассажирлар, барысын да аңлап, көлә башлый. «Керегез-керегез, бу бит җырлый-җырлый автобус йөртүче», - диләр. Салонда бик рәхәт мохит урнаша. Чыкканда барысы да рәхмәтләрен әйтеп төшеп калалар.
Бу нәрсә турында сөйли соң? Кызганычка, безнең халыкка мондый мөнәсәбәт чит. Күпчелек автобус йөртүчеләр усал, пассажирларга тупас сүзләр дә әйтергә мөмкин. Безнең җәмгыятьтә кешеләргә яхшы мөгамәлә җитми. Минем андый буласым килми. Һәм бу карарым белән ялгышмадым дип уйлыйм
Минем һәр көнем яңа танышулар, төрле кызыклы вакыйгаларга бай. Кайбер пассажирларга кушылып җырларга тәкъдим итәм. Кайберләре: «Мин эчмәгән килеш җырлый алмыйм», - дип көлеп җибәрә. «Җырлау өчен эчәргә кирәкми, иң мөһиме – күңелегез җырласын», – дим. Җырлавым ошап китеп: «Синең белән тагын бер шәһәр әйләним әле», – дип әйтүчеләре дә очрый – ди ул.
«Юлларыннан тайпылмыйча барсыннар»
Рөстәм безне гаиләсе белән дә таныштырып үтте. Әңгәмәдәшем – күпбалалы әти дә икән әле. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияли. Олы улларына да әтиләреннән җырлау сәләте күчкән, икесе дә музыка мәктәбен тәмамлаганнар. Ләкин егетләр киләчәкләрен хәрби эш белән бәйләргә булган. Бүгенге көндә Рөстәмнең олы улы Мәскәүдә инженер гаскәрләрендә хезмәт итә. Махсус операциядә булып кайтырга да өлгергән. Икенче уллары исә хәрби-һава академиясендә белем ала. Кызлары унынчы сыйныфта белем ала, төпчек уллары быел беренче сыйныфка барачак.
Балаларымның белем алуын, киләчәктә үзләре теләгән һөнәр буенча, яратып эшләүләрен телим. Улларым илгә хезмәт итү юнәлешен сайладылар. Шушы юлларыннан тайпылмыйча барсыннар. Картлык көнебездә безне хөрмәт итсеннәр, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булсыннар. Безне дә әти-әниләр шулай тәрбияләде, - дип, балаларына матур теләкләрен дә җиткерде Рөстәм.
Фото: © Рөстәм Яхшибаевның шәхси архивыннан
Рөстәмнең әнисе Рәмзия апа да исән-сау, Кыргыз-Миякәдә гомер кичерә. Ул улының иҗат җимешләрен иң беренчеләрдән булып карап, бәя биреп бара.
Сәхифәмә видео куйганымны көтеп кенә тора, лайклар җибәрә, коментарийлар яза. «Әни, син һәрвакыттагыча беренче инде», – дип шалтыратам да, сөенә инде. «Картаеп беткәндә җырлый башларсың дип уйламаган идем», – дип көлә. Әнием минем белән, гаиләм белән бик горурлана.
Рөстәм сүзләренчә, җырлау аны кирәкмәгән уйлардан арындыра, тормыш мәшәкатьләрен онытырга ярдәм итә. Автобуста җырлап популярлашуы зур сәхнәдә җырлау хыялын чынга ашырырга да мөмкинлек биргән. Күптән түгел генә Рөстәм «Голос Стәрлетамака» бәйгесендә катнашып, беренче урынга лаек булган. Уфадагы җыр бәйгесеннән дә җиңүче исеме белән кайткан. Әңгәмәдәшемнең төп теләге – төрле телләрдә, акцентсыз, дөрес итеп җырларга өйрәнү. Ул үзенең тәкъдимнәргә һәрвакыт ачык булуын белдерде.
Хәзер исә Рөстәм тагын бер яңа һөнәр – блогерлыкны үзләштерә. Социаль челтәрләрдә ике ай эчендә 90 мең кеше язылган аның сәхифәсенә. Алар белән җылы элемтә урнаштыру өчен, Рөстәмгә блог алып баруның төрле механизмнарын да өйрәнергә туры килә. «Яхшы гына килеп чыга», – дип сөенеп куйды ул.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/