Ташламага хокуклыларга 100 мең сумга кадәр акча: Татарстанда газлаштыру ничек бара?


Ташламага хокуклыларга 100 мең сумга кадәр акча: Татарстанда газлаштыру ничек бара?


Татарстан – Россиянең газ кертелү күрсәткече буенча иң алдынгы төбәкләренең берсе. Хәзер республикада газлаштырып бетерү (социаль газлаштыру) программасы бара – торбаларны участокларның чикләренә кадәр бушлай үткәрәләр.

Программа буенча инде күпме йорт «зәңгәр ягулык» алган, һәм йортка газ үткәрү өчен ташламаларга кемнәр хокуклы икәнен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Ташламага хокуклыларга 100 мең сумга кадәр акча: Татарстанда газлаштыру ничек бара?


Фото:© «Татар-информ», Владимир Васильев

Газ кертүгә 55 меңнән артык кеше гариза язган

Татарстанда йортларга газ кертеп бетерү программасы 2021 елдан бара, шушы вакыт эчендә газ челәтеренә тоташтыруга республиканың 55 меңнән артык кешесе гариза биргән. Бу хакта Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләде.



Газлаштырып бетерү – социаль проект, аның нигезендә газүткәргечтән җир участогы чикләренә кадәр бушлай газ торбасы килергә тиеш. Халыкка газны капка төбеннән өйгә үткәрү өчен генә түлисе булачак.

«Бу эшнең башкарылу вакыты буенча төгәл чикләре юк. Бөтен куелган бурычлар үтәлгәнче ул даими алып барылачак», – диде Миңнебаев.
Ташламага хокуклыларга 100 мең сумга кадәр акча: Татарстанда газлаштыру ничек бара?


Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Аның әйтүенчә, 2021 елдан 2024 елга кадәр финанслау 7,7 млрд сумнан артык булган. Шуның 5,4 млрд сумын «Газпром» җибәргән, 2,3 млрд сумы – газны сәнәгатьтә кулланучылардан махсус өстәмә чаралардан. 2025 елда финанслау 1,5 млрд сумга якын тәшкил иткән.

Программадан кемнәр файдалана ала?

Газлаштырып бетерү программасы моңарчы газ кертелгән торак пунктлардагы йортлар өчен каралган. Татарстанда бүген газлаштыру дәрәҗәсе 97,8 процент тәшкил итә, дип сөйләде «Газпром трансгаз Казан» генераль директорының ремонт һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Хамматов. Бу – Россиядә иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Торбаны йорт торган участокка кадәр сузалар. Газлаштырып бетерү программасы буенча газүткәргечләрне 36 меңнән артык участок чикләренә кадәр үткәргәннәр, газга исә 29 меңнән артык хуҗалык тоташтырылган.
Ташламага хокуклыларга 100 мең сумга кадәр акча: Татарстанда газлаштыру ничек бара?



Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Программадан, шулай ук, мәгариф, медицина учреждениеләре файдалана ала. Миңнебаев сүзләренчә, андый объектларның күпчелегенә газ төзелгәндә үк кертелүгә карамастан, республикада 41 объект шушы программа буенча газлы булган.

Моннан тыш, 2024 елдан участок чикләренә кадәр газны СНТда (бакчачылык ширкәтләре) кертергә була. «Элек газны СНТ чикләренә кадәр генә үткәрсәләр, ә эчтә халык газны үз хисабына тоташтырса, хәзер газүткәргечне үз биләмәңнең чикләренә кадәр уздырып була», – дип билгеләп үтте Марат Миңнебаев. Иң мөһиме, СНТның газ кертелгән торак пункт чикләрендә булуы.

Әлегә республикада газлаштырылмаган 300дән артык торак пункт кала. Әмма алар газлаштырып бетерү буенча республика программасына керә, һәм газүткәргеч, кирәк булса, анда да сузылачак.
Ташламага хокуклыларга 100 мең сумга кадәр акча: Татарстанда газлаштыру ничек бара?


Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Йортка кадәр газ кертү өчен 100 мең сумга кадәр

Миңнебаев ташламаларга хокуклы гражданнар категориясенә аерым тукталды. Алар торбаны участок территориясе буйлап өйләренә кадәр суздыра ала. Моны үз акчаңа эшлисең дә, аннары эшләр тәмамланып, газ җиһазлары куелгач, 100 мең сумга кадәр компенсация түләнәчәк.

Мондый дәүләт ярдәменә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, I һәм II группа инвалидлар, күп балалы гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр яки сәламәтлеге чикле баланы тәрбияләп торучы кешеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, җан башына керем 19 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр өмет итә ала.


«Татар-информ» соравына җавап биреп, Миңнебаев Хөкүмәт тарафыннан субсидияне эшләрне башкарганчы ук бирү варианты каралганын әйтте, чөнки аз керемле гаиләләрнең газга тоташтыру өчен акчасы булмаска да мөмкин. Кайбер банклар шундый механизмнар тәкъдим иткән, ләкин газ кертү белән шөгыльләнә торган оешмалар күп булганлыктан, бу сорау ахыргача хәл ителмәгән.

«Әгәр бездә шуның белән шөгыльләнүче берәр бердәм оператор булса, шушы сорауга тотынырбыз дип уйлыйм. Андый мөмкинлек бар», – дип белдерде министр урынбасары.

«Татар-информ», Александр Хевронин

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0