Татарстанда илкүләм проект кысаларында төбәк автомобиль юлларының 29 участогы ремонтлаган


Татарстанда илкүләм проект кысаларында төбәк автомобиль юлларының 29 участогы ремонтлаган


«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 2025 елда Татарстан территориясендә Россия Федерациясе терәк челтәре составына керә торган төбәк әһәмиятендәге 29 автомобиль юлы участогына капиталь ремонт ясалган. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ремонтланган юллар республика башкаласына килүне тәэмин итә, шәһәрләрне һәм административ үзәкләрне тоташтыра, шулай ук аэропортларга, тимер юл узелларына һәм эчке су юлларындагы портларга якынлаша.

Яңартылган участокларның гомуми озынлыгы 68 км тәшкил иткән:

Алексеевск – Югары Колок автомобиль юлы, 76,0 – 80,4 км (Әлки районы); Тәтеш – Зур Тархан – Ундор автомобиль юлы, 40,3 – 42,1 км (Тәтеш районы); Чистай – Түбән Кама автомобиль юлы, 13,7 – 20,1 км (Чистай районы); Казан – Шәмәрдән автомобиль юлы, 85,2 – 86,6 км (Теләче районы).

Татарстанда төбәк автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 1 447,5 км тәшкил итә. Башкарылган эшләр илкүләм проектның максатчан күрсәткеченә 85,18 процент дәрәҗәсендә ирешергә мөмкинлек бирде.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин ассызыклаганча, терәк челтәр юлларын саклау һәм үстерү өстенлекле юнәлеш булып кала. Аның сүзләренчә, бу транспорт, йөк һәм пассажирлар агымы хәрәкәт итә торган төп участоклар, һәм аларны вакытында карап тоту республиканың транспорт инфраструктурасының тотрыклылыгын тәэмин итә.

 

Читайте нас:



Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www. youtube.com/user/tatarinform/


Татарстанда илкүләм проект кысаларында төбәк автомобиль юлларының 29 участогы ремонтлаган

Поделиться с другом

Комментарии 0/0