«Укытучы, аш-су остасы, машина йөртүчесе»: биш елдан нинди белгечләргә ихтыяҗ булачак?


«Укытучы, аш-су остасы, машина йөртүчесе»: биш елдан нинди белгечләргә ихтыяҗ булачак?


Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында биш елдан соң квалификацияле эшчеләр һәм югары белемле белгечләр арасында нинди белгечләргә ихтыяҗ зур булачагы турында сөйләделәр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, югары белемле кешеләр структурасында җитештерү һәм махсуслаштырылган сервис хезмәте өлкәсендәге бүлекчә җитәкчеләре, югары звено җитәкчеләре, югары вазыйфаи затлар һәм канун чыгаручыларга, корпоратив сектор һәм башка оешмаларда идарәчеләр, хисапчыларга, сәнәгать һәм җитештерү инженерларына, башка төркемнәргә керми торган техника өлкәсендә белгечләргә ихтыяҗ булачак.Новости СМИ2

Шулай ук, продукцияне сату өлкәсендәге белгеч (мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән тыш), кунакханә һәм ресторан бизнесында, ваклап һәм күпләп сатуда, хезмәт күрсәтүнең башка охшаш өлкәләрендә җитәкче, мәктәпкәчә белем бирүдә педагогик хезмәткәр, урта белем бирү мәктәбендә педагогик хезмәткәр, икътисадчы, дәүләт хакимияте органы белгечләренә ихтыяҗ булачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Урта һөнәри белеме булган белгечләр арасында сатучы һәм кибеттә сатучы ярдәмчесе, каравылчы, аш-су остасы, карау буенча урта медицина персоналы, складта товарларны исәпкә алу, кабул итү һәм бирү белән шөгыльләнүче хезмәткәр, кассирлар, административ һ.б. эшне башкаручы урта техник персонал, эшкәртү сәнәгатендә мастерлар (бригадирлар), хезмәт күрсәтү станцияләрендәге хезмәткәр, таможняда чистарту, йөк һәм товарларны озата бару агенты, буфетчы (бармен), төзелештә мастер (бригадирлар) һәм сатып алучылар кирәк булачак.



Урта һөнәри белеме булган гражданнар арасында йөк транспорты йөртүчеме, җиңел автомобиль, такси һәм фургон йөртүчесе, механик, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү җайланмасын ремонтлаучы, станокчы һәм металл эшкәртү станогын көйләүче, моторлаштырылган авыл хуҗалыгы җайланмасы һәм урман хуҗалыгы җайланмасы операторы, эретеп ябыштыручы һәм газ кисүче, электромеханик һәм электр җиһазлары монтеры, автотранспорт чаралары механигы һәм ремонтлаучысы, механик машиналар җыючы-слесарь, слесарь-сантехник һәм торба үткәрү буенча слесарь, кран, күтәргечләр һ.б. шундый җайланма операторлары (машинистлары), ит һәм сөт продукциясе җитештерүчеләре кебек квалификацияле эшчеләргә ихтыяҗ булачак.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Кадрлар» яңа илкүләм проекты старт алды, ул ил икътисадын кирәкле хезмәт ресурслары белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Төп юнәлешләрнең берсе – эшче кадрлар әзерләү. Кадрлар ихтыяҗы фаразы нигезендә, квалификацияле эшчеләр – якындагы биш ел перспективасында белгечләрнең иң кирәкле төркеме.

Поделиться с другом

Комментарии 0/0