Укучыдан хат: «Бала алып кайтасы килә, фатир сатып ала алмыйбыз...»
«Кайберәүләргә аптыраплар китәм: ничек итеп, бүгенге көндә «съемный» фатирда бишәр бала үстереп ята микән ул кешеләр?! Без җүләрме соң, алармы? Белмәссең...».
«Без ирем белән инде 8 ел элек өйләнештек. Фатир арендалап торабыз. Икебез дә атнасына 5 көн буе иртәннән кичкә кадәр эшлибез. Икебез дә – югары белемле, дипломлы кешеләр!Новости СМИ2 Озак еллар метрода йөрдек. Менә 2 ел элек көч-хәл белән кредитка машина ала алдык. 2007 елгы машина өчен аена 24 мең сум түләп барабыз. Әле фәлән ел түлисе... Ә ул машинаның, җитмәсә, атлаган саен әле бер, әле икенче җире ватылып тора. Сервиска керәсең – бөтен акчаңны калдырып чыгып китәсең. Әле менә салкыннар якынлаша башлагач кышкы тәгәрмәчләр куйдырдык – рассрочкага. 4 тәгәрмәч сатып алу гына да нинди акчаларга төшә бит! Ә аны әле шиномонтажга кереп куйдырырга кирәк.
1 бүлмәле фатирда торабыз. 35 мең сум түлибез аена. Икебез дә ярыйсы гына хезмәт хакы алабыз кебек. Ну, барыбер кешечә яшәргә җитми инде! Бүгенге көндә 80 процент кеше шулай яши. Әзрәк уйлый белә торган кеше шушындый тормыш белән яшәгәндә бала алып кайтырга җөрьәт итми, дип саныйм. Юклыкта яшәгән көе 7 бала өстенә тагын корсакка узучы кешеләр бар. Мин шундыйларга аптыраплар китәм...
Без бала алып кайтырга батырчылык итә алмыйбыз. 8 ел ир белән хатын булып яшибез. Эшләп торабыз, ботка ботны салып түшәмгә төкереп ятып торган юк. Машина өчен түлибез, фатир өчен хуҗага җибәрәбез, күпмедер акчаны ипотека алыр өчен беренче кертем итеп түләргә дип алып куябыз. Шуннан калган акча бензинга, азык-төлек продуктларына, юкка-барга «фышт» итеп китә дә бара. Авырып алсаң, бераз дарулар аласы, табибларга күренәсе булса – ул айны өч тиен акчаңны хезмәт хакы килгәнчә тарта-суза түздерәсең дигән сүз. Машина ватылып куйса, булган акчаң җитмәве дә бар – бурычка да аласың әле. Кибеткә кереп 4-5 әйбер алып кассага киләсең – 2 меңеңне чыгарып саласың. Нәрсә алдым соң мин, дия-дия кайтасың аннары өйгә кадәр.
Ничәнче ай теш сызлый. Теш табибына язылу түгел, бәяләрен карарга да кермим. Яшьли йөрәк тотуы бар. Без ирем белән өй белән эш арасында гына йөрибез. Каядыр барган, кешеләр кебек күңел ачкан, ниндидер кыйммәтле әйберләр алган юк. Кафе, рестораннарга йөргән юк. Артык әйбер алмаска тырышабыз. Отпускыга каядыр барган юк. Бөтен акчаны ипотекага дип җыябыз.
Атлаган бер җирдә яңа йорт төзеп куялар. Матур-матур торак комплекслар бар. Ә бәяләре – тешли генәме соң... Талый! Көннән-көн күтәрелә әле алар, җитмәсә. Фатирларга бәяләр арта, процент ставкасы арта, хезмәт хаклары гына шул көе... Кайлардан гына аласы соң ул акча дигән нәрсәне?! Инде ничә ел ипотека алу турында хыялланабыз. Беренче кертем түләргә акча җыеп бетереп булмый. Нигәме? Чөнки бәяләр көн-таң аткан саен арта. Без җыя торабыз, беренче кертем суммасы, ставка арта тора. Фатирларга бәяләр күккә таба үрмәли. Ипотека бөтенләй «үлеп» бара. Торак сатып алу дигән әйбер – безнең кебек гади гаилә пары өчен гомумән төшкә дә керми торган нәрсә. Анысын телгә дә алып тормыйм. Безнең ишеләр ипотекага беренче кертемне дә еллар буе җыя.
Миңа 31 яшь. Иремә 34. Без бала алып кайтырга теләмибездер, дисезме? Бик теләр идек. Арендалап торган бер бүлмәле фатирга сабый алып кайтырга батырлык җитми шул... Кайчак акчаны икебезгә дә җиткерә алмыйбыз, ә өченче кеше барлыкка килсә, нишләрбез? Бала алып кайткач, аны нормаль шартларда үстерәсе килә. Юклыкта үсмәсен, нәрсәгәдер мохтаҗ булмасын, читен тормышны белмәсен, дисең. Нәрсәгә дип бу тормышка алып киләсең инде ул сабыйны, яхшы шартлар тәэмин итә алмагач? Безнең бүген мөмкинлек юк, мәсәлән. Мин күз алдыма да китерә алмыйм – бала кадәр бала да алып кайтсак, ни хәлләр итеп җиткерер идек микән акчаны...
Кешечә тормыш белән яшисе килә! Шундый туйдырды! Яшьрәк чакта түзәсең әле ул. Ярар, тиздән башкача булыр, тормыш үзгәрер, дисең. Эшлисең, тырышасың. Ә 31 яшьтә ипотекага алынган булса да фатирың, балаң, кешечә тулы тормышың булмаса, каян өмет эзләргә? Бай кешеләрдән тумагач, гади гаиләләрдән чыккан балалар булгач, безнең шанс юк микәнни? Без гомер буе шушылай яшәрбез микәнни?
Без гади гаиләләрдән. Иремнең әти-әнисе дә, минекеләр дә беркайчан ярдәм итә алмады. Бүген иремнең әнисе авылда берьялгызы тора, өч тиен пенсиясен үзенә дә җиткерә алмый. Чирли. Аяклары бик нык авырта. Тавык үстереп, йомыркасын булса да ашар иде. Юк шул, сәламәтлеге беткән инде. Минем әти белән әни гомер буе икешәр эштә эшләде, сыерлар тотты, сөт савып сатты. Чөнки гаиләдә 4 бала булдык. Мин кияүгә чыгып киткәч, бераз җиңел сулап куйганнардыр. Бүген 3 бала үстерәләр. Үзләренең яше дә бар инде. Ни хәл итәсең, эшләми башка чара юк. Әле дәү әнине дә үзләренә алып килгәннәр, аны карыйлар, дәвалыйлар хәзер.
Без ирем белән үзебезгә генә өмет итә алдык. Өйләнешкән генә чакта әле юньле эшләрдә дә эшләми идек, хезмәт хакы түбән иде. Бер беткән караңгы фатирны арендалап тора башладык. Арзанрак булсын дип, шундыйны сайлаган идек. Анысына да көчкә җиткереп бардык, туңдырма алып ашарга да мөмкинлек булмаган чакларны хәтерлим. Шул вакытлардан ук тормыш йөген икәү тарттык. Ярдәм итүче кешеләребез булмады. Берзаман бөтенләй башка тормыш белән яшәп китәрбез, бу көннәрне искә алып утырырбыз, дип уйлый идем элек. Менә инде 8 ел нәрсәдер көтеп яшибез. Хыялдагы тормышны әле төштә генә күрәбез. Килерме инде ул көн берзаман, юкмы... Бәлки, килер дә. Ипотекага булса да акча җыеп бетереп булмасмы. Аннары фәлән елга бурычка чумабыз, экономияли башлыйбыз. Кайчан бала алып кайтырлык матди мөмкинлекләр булыр икән? 31 яшемдә бу сорауга җавап бирә алмыйм...
Гарәп Әмирлекләрендә гаилә коручы парларга туй оештыру өчен акча түлиләр, бала табучы гаиләләргә торак бирәләр, ди. Бездә дә шулай булсамы... Кечкенә генә булса да, үзеңнең фатир булыр иде. Тыныч күңел белән балалар табарга, эшләргә, зуррак фатир алырга акча җыярга булыр иде. Бөтен кешенең дә әти-әнисе ярдәм итеп җибәрә алмый бит. Безнең кебек гаиләләр бихисап. Күпме генә эшләсәң дә, күпме генә тир түксәң дә, максат шулкадәр ерак... Беркайчан ирешмәссең кебек. Ә яшь бара. Вакыт безне көтеп тормый.
Бәлки, кемдер мине тәнкыйтьләр дә әле. Зарланып утырасың, арендага алып торган фатирларда да балалар табалар, үстерәләр, балалары кеше булып үсә, бөтен кеше шулай яши, дияр. Бәлки. Алай да яшәп булыр иде, мөгаен. Әмма кешечә яшисе килә шул. Әле бала белән арендага фатир бирүче таба да алмыйсың. Балалары, йорт хайваннары булмаган гаилә парына гына бирәбез, ди бит алар бөтенесе. Безгә песи баласы белән дә бирмәделәр бервакыт. Кулга бала күтәреп төн кунарга урын эзләп йөрергә туры килсә, нишләрсең? Күз алдыма да китерергә теләмим. Юк.
Кешене өмет яшәтә, диләр. Бөтенебез шул өметкә ябышып яши, алга таба атлый, берзаман яхшы көннәр килер, дип ышана. Тик кеше гомере кыска шул ул. Хыялдагы тормыш белән яшәп өлгереп кала алсак ярый...».