Башкортстандагы Якуп авылы зиратында төнлә кабердә ут күренә - шомлы видео


Башкортстандагы Якуп авылы зиратында төнлә кабердә ут күренә - шомлы видео


Башкортстанның Кушнаренко районы Якуп авылы зиратында төнлә бер кабердә ут күренә икән. Бу хакта «Интертат»ка шул авылда яшәүче Илшат Миргалиев хәбәр итте.

«Иртән намазга тәһарәт алырга торганда күреп алдым», – диде ул.

Ул кичә кич кенә Уфадан эштән кайткан булган – ул чагында берни дә күрмәгән. Тәрәзәдән ул аны фото-видеога да төшереп алган.Новости СМИ2 Күрсәтүне сорагач, телефонын видеоязма режимына куеп, безгә дә күрсәтте. Дөрес, ерактан төшереп алган видеода бу ут якты нокта булып кына күренә.

Ул әйткәч, калган кешеләр дә утка игътибар иткән. «Мин икенче катта булгач, бөтен зират уч төбендәге кебек күренә бездә. Беренче кат булса, мин дә күрмәс идем», – дип аңлатты ул. Авыл кешеләре әлегә барып карамаган – Илшат абый әйтүенчә, бераз шикләнәләр дә икән.

Шунысы кызык һәм бераз шомлы да – бу Якуп авылындагы инде беренче генә очрак түгел. Моңа кадәр дә Якуп зиратында шундыйрак хәл булган. Ул чагында кабер өстендә кызыл ут булган, хәзер башкачарак булган.

«Ике ел элек җәй көне бер кабердә ут күренде», – диде ул. Бер-ике атна тирәсе кабер янгач, авыл кешеләре ул кабергә барып караган һәм кемнеке икәнен ачыклаган.

«Ул күп бер дистә еллар элек бала тапканда үлгән бер хатынныкы иде, яшь чагында бала тапканда үзе дә, баласы да үлде. Кан да биреп карадылар – коткара алмадылар. Тыныч җан түгелдер дип уйлыйм. Кызганыч хәл. Дога юктыр дип уйлыйм. Абый – хәзрәт – барып укыды да, ул ут беткән иде», – диде Илшат абый.



Хәзер менә яңа «ут» чыккан.

«Монда ул бер нокта гына булып күренә. Фотода күренә: ут кабер ташының астында яна. Моңа кадәр «янган» кабердерме, яңадырмы – әле барып карамадым. Урыны төгәл күренә бит инде, барып карарга була», – диде ул.

Мондый хәл сазлык булган урыннарда булуы ихтимал дип язалар. Илшат Миргалиев моның белән килешми. «Минем ишеткәнем бар сазлыклы җирдә ут чыга дигәнне. Безнең зират коп-коры. Су да чыкмый. Сазлык җире яна дип әйтәләр. Әмма сазлык җирдә бер нокта янмый. Ул икенче төрле яна, сикереп тора. Торф та юк, коп-коры җир, сазның с хәрефе дә юк, метр ярым кара җир», – диде ул.

«100 ел элек тә, 200 ел элек тә зиратларда андый утлар булгалаган дип әйтәләр ул. Теге вакытта җәй иде, хәзер кыш. Нинди аңлатма була ала? Ике ел элек кабер ташының өске ягы дулкынланып, кызарып янган иде, хәзер аскы ягы ап-ак булып яна. Нинди аңлатма була ала?» – ди Илшат абый.

Фәндә «блуждающие огни» дигән сирәк очрый торган табигать күренешенең аңлатмасы бар. Ул гадәттә сазлыклы урыннарда, ташландык җирләрдә барлыкка килә торган ут. Аның аңлаешсыз рәвештә барлыкка килүе, юкка чыгуы кешеләрдә борынгы заманнардан шик-шөбһә тудыра торган булган. Аны юлдан ашкан сәяхәтчеләргә ярдәм итә дип тә, кешеләрне адаштыра дип тә ышанганнар.

Гадәттә мондый ут җирдән артык зур булмаган биеклектә, шар яки янган шәм формасында була. Аны русларда «свеча покойника» дип тә йөрткәннәр. Ут ак, зәңгәрсу, яшел, кызыл да булырга мөмкин. Бу утның төтене булмый.

Мондый ут көч кулланып үтерелгән кешенең җаны дигән ышану күп халыкларның легендаларында бар. Бу ут турында Гетеның «Фауст» әсәрендә телгә алына, Андерсен әкиятләрендә, Мандельштам шигырьләрендә дә бар. 2002 елда Канада язучысы «Блуждающие огни» дигән китап та язган.

Фәндә моны җирдән чыккан газ булырга мөмкин дип аңлаталар. Сазлыктан чыннан да газ бүленеп чыгуы, аның янып китүе – расланган факт, әмма бу аңлатманың берничә чатаклыгы бар – газ бер үк күләмдә бер генә урыннан чыгып утырсын өчен аны ничектер көйләргә кирәк. Тагын бер аңлатма – тере организмнар чергәндә бүленеп чыккан фосфорлы водород яна. Әмма газ да, фосфорлы водород та янып китсен өчен, аңа ут төртү сорала, яки инде дифосфин газы барлыкка килүе сорала, монысы – катлаулырак процесс. Бу аңлатмага каршы чыгучылар кеше организмында шулкадәр озак вакыт яктырып торырлык фосфор юк ди. Аннары әгәр бу күренеш чыннан да тормышка ашардай булса, кабер сакчылары аны даими үк булмаса да, күзәтер иде. Әмма аның кайда барлыкка килүе һәм күпме дәвам итүен беркем дә белә алмый.


Шулай ук үзләре яктыра торган биолюминесценция (мәсәлән, шундый гөмбәләр, бөҗәкләр бар) дигән аңлатмалар да, радиоактив элементлар дигәне дә бар. Ни генә булса да, «блуждающие огни»ның нәрсә икәне турында фәндә анык җавап юк. Бу күренешне өйрәнү өчен аның сирәк очравы комачаулый.
Башкортстандагы Якуп авылы зиратында төнлә кабердә ут күренә - шомлы видео


Якуп авылы зиратында бер кабер төнлә «яна»

Фото: © Илшат Миргалиев фотосы


Башкортстандагы Якуп авылы зиратында төнлә кабердә ут күренә - шомлы видео

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...