Махсус операция башланганнан бирле Алабуга районыннан 60тан артык автомобиль җибәргәннәр

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Алабуга районыннан 60тан артык автомобиль, 5 арба, 1 төягеч экскаватор, 9 мотоцикл җибәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Алабуга районының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.


Махсус операция башланганнан бирле Алабуга районыннан 60тан артык автомобиль җибәргәннәр


Шулай ук махсус операция башланганнан бирле мобилизацияләнгәннәргә, килешү төзеп һәм үзе теләп китүчеләргә гомуми суммасы 331,6 млн сум булган гуманитар йөк җибәрелгән.Новости СМИ2 Техникадан тыш, хәрбиләр экипировка, квадрокоптерлар, планшетлар, тепловизорлар, бензин пычкылары, «спальниклар», мультитуллар, прицеллар, шуруповертлар, төнлә күрү өчен җиһазлар, кораллар, 19 купол, дронга каршы 29 корал, генераторлар алган.

Махсус операциядә Алабуга районыннан барлыгы 688 кеше катнаша (252 – мобилизацияләнгән кеше, килешү төзеп китүче 436 кеше, шул исәптән, «Алга» батальонында – 7, «Тимер»дә – 7, «Ахмат»та – 5, «25 Армия»дә – 411 кеше, башка хәрби частьләрдә – 8 кеше).

Битараф булмаган гражданнар һәм предприятиеләр акчалар, өстәмә җиһазлар, җылы кием-салым, медикаментлар, азык-төлек һәм башка күп нәрсәләрне хәрбиләргә дә, яңа территорияләрдә зыян күргән кешеләргә гуманитар ярдәм сыйфатында да җибәрә.

Шулай ук Алабуга районы Лисичанск халкына 557 мең сумлык, Рубежное халкына 268 мең сумлык гуманитар ярдәм җибәрә.


Махсус операция башланганнан бирле Алабуга районыннан 60тан артык автомобиль җибәргәннәр




2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...