Җырчы Марат Яруллин үзенең төркемендәге егет белән кызның күңелсез хәлгә очрауларын хәбәр итте. Наил белән Ралинаны, юл аша чыкканда, машина бәреп киткән. Алар икесе дә, күпсанлы җәрәхәтләр белән травмпунктка мөрәҗәгать иткәннәр. Бу хакта Яруллин Телеграм-каналында сөйләде.
«Дуслар, бүген бик борчулы төн булды.Новости СМИ2 Төн уртасында миңа гитаристыбыз Наил шалтырата… Ул сөйләгәннәрдән өстемә кайнар су койгандай була.
Соң гына авылга кайтып, якыннарым белән чәй эчеп утыруым иде. Наилнең төн уртасында шалтыратуы ук сагайтты. Ул бервакытта да вакытлы-вакытсыз шалтыратмый. Ул миңа юл аша чыкканда Ралина белән икесен машина бәреп китүе хакында сөйли башлый.
Миндә шок, башта бу хәбәрне кабул итә алмадым. Шаярталармы икән әллә дип уйладым. Ә үзем мондый шаярту була алмаганны да аңлыйм.
Ралинаның аягында, бот өлешендә бик каты җәрәхәтләр. Наилнең бот сөяге сынган. Машина бәргәч, алар икесе дә бик каты егылганнар.
Үзләре болай кәефләрен төшермиләр. Хәзер без Наил концертларда чыгыш ясау-ясамауны хәл итәбез. Үзе гастрольләргә йөриячәкмен ди. Бәлки урындыкка утырып, аягына көч китермичә уйный алыр.
Әлеге ситуация кайсы яктан караганда да катлаулы. Без бу хәлне гаеплеләр белән тыныч кына хәл итәргә теләгән идек. Ләкин алар өчен 5-10 мең сум акча биреп китеп бару дөрес икән. Татарлар да, руслар да түгел, каяндыр килгән милләтләр. Наил белән Ралинага травмпунктка, аннан инде органнарга мөрәҗәгать итәргә туры килде», - ди Марат. Җырчы язылучыларыннан яхшы юристлар белән элемтәгә керергә ярдәм итүләрен дә сораган.