Волынец Дәүләт Думасын питбайкларда йөрүче балаларның ата-...арына штраф салырга чакырды


Волынец Дәүләт Думасын питбайкларда йөрүче балаларның ата-...арына штраф салырга чакырды


Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец машина йөртү таныклыгы булмаган килеш мототранспортта йөрүче балаларның ата-...ары өчен җаваплылыкны кырысландырырга өндәде. Тиешле закон чыгару инициативасы Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинниковка юлланды инде, дип сөйләде Волынец «Татар-информ» белән әңгәмә вакытында.Новости СМИ2

«Бездә, кызганыч, бик күңелсез статистика – бөтен ил буйлап балалар үлә, гомерлеккә имгәнә, чөнки әлеге транспорт чаралары, шул исәптән квадроцикллар, мотоцикллар, питбайклар белән идарә итә. Әлбәттә, инициатива фәкать балаларны яклауга юнәлтелгән. Аларга мондый транспорт чараларын бары тик өлкәннәр: я әти-әниләр, я башка туганнары һәм танышлары сатып алып бирә. Нигездә бу, әлбәттә, ата-...ар була. Бу кыйммәтле уенчык, һәм алар шул рәвешле балага бәхетле балачак тәэмин итәм, дип уйлый, баласын куандырырга тели. Әмма алар еш кына баласына үлемгә китерә торган уенчык тоттыруын аңламый», - дип сөйләде ул.

Балалар омбудсмены сүзләренчә, гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү зарурлыгы мондый транспорт чараларында балалар катнашында килеп чыккан аварияләр саны арту сәбәпле барлыкка килгән.

«Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны 39,5 процентка, җәрәхәтләнүчеләр 52,5 процентка, һәлак булган балалар саны 34,2 процентка арткан», - дип китерелә статистика Крашенинниковка юлланган хатта.



Гамәлдәге закон нигезендә, балигъ булмаган балалар транспорт чараларының кайбер төрләре белән машина йөртү таныклыгы булган очракта гына идарә итә ала. Әйтик, квадроцикллар белән идарә итү өчен яшь чикләве – 16 яшь.

Киләчәктә фаҗигаләр булдырмас өчен Ирина Волынец 16 яшькә кадәрге балаларга А1 категорияле машина йөртү таныклыгы булмаган очракта транспортның кайбер төрләре белән идарә итүне тыярга тәкъдим итә. Мондый транспорт чаралары исемлегенә квадроцикллар, мопедлар (50 куб сантиметрга кадәр), двигатель күләме 125 куб сантиметрдан артмаган һәм егәрлеге 11 кВт – 15 ат көченнән артмаган мотоцикллар керә.

Моннан тыш, ул машина йөртү таныклыгы булмаган килеш мототранспорт белән идарә итүче балигъ булмаган балаларның ата-...ары өчен административ җаваплылык кертергә тәкъдим итте: беренче тапкыр хокук бозу өчен — 100 мең сум, кабат һәм аннан соңгы хокук бозулар өчен – 300 мең сум. Транспорт чарасы конфискацияләнергә мөмкин.

Бу чаралар ата-...ар арасында җаваплылык дәрәҗәсен арттырырга гына түгел, юлларда балигъ булмаган балалар катнашында фаҗигале вакыйгалар килеп чыгу куркынычын киметергә дә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады балалар омбудсмены.


Волынец Дәүләт Думасын питбайкларда йөрүче балаларның ата-...арына штраф салырга чакырды

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...