Ни өчен машиналар бик тиз кыйммәтләнәчәк?


Ни өчен машиналар бик тиз кыйммәтләнәчәк?


Россиядә яңа автомобильләр базары 2024 елның беренче 7 аенда 1 млн машинадан артып киткән. Әмма утилизация җыемы һәм төп ставканы арттыру аркасында, сатуларның алга таба үсеше сорау астында.

1 млн нан артык автомобиль сатылган

Россиядә яңа автомобильләр базары быелның гыйнвар – июль нәтиҗәләре буенча 1 млн машинадан артып киткән.Новости СМИ2 Бу – үткән ел белән чагыштырганда 58%ка күбрәк – 637 мең авто. Мондый мәгълүматларны РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бастырды.

Шул ук вакытта үзебездә җитештерелгән яңа машиналар базары 442 меңнән артып китте, бу 2023 елның гыйнвар – июль күрсәткечләреннән 34%ка күбрәк. Чит ил автомобильләренә килгәндә, монда узган ел белән чагыштырганда үсеш 83% тәшкил иткән. 7 ай эчендә 560 меңнән артык яңа автомобиль сатылган.

Шунысы игътибарга лаек, үсеш йөк машиналарыннан тыш барлык позицияләр буенча да диярлек күзәтелә. Йөк машиналарын сату 2023 елның гыйнвар – июле белән чагыштырганда 5%ка кимегән.

Җиңел автомобильләр сегментында базар күләме 848 мең тәшкил иткән. Бу – үткән ел белән чагыштырганда 69%ка күбрәк. Коммерцияле автолар узган елгы күрсәткечләргә 41% өстәде, ә күрсәтелгән чорда автобуслар сегменты 12%ка артты.
Ни өчен машиналар бик тиз кыйммәтләнәчәк?




Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан сату буенча лидерлар бишлегенә керде

Россия төбәкләре арасында Татарстан яңа автомобильләр сату күләме буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Краснодар краеннан калышып, 5нче урында тора.

Агымдагы елның 7 аенда республикада 41 меңнән артык җиңел автомобиль сатылган. Бу – илдә сатылган барлык шундый типтагы автоларның 5%ын тәшкил итә: 3 меңгә якын коммерция җиңел машинасы, 4 меңнән артык йөк машинасы һәм 317 автобус.

Бәяләргә килгәндә, Росстатның соңгы мәгълүматлары буенча, Россиядә чыгарылган автомобильнең уртача бәясе 1 млн 227 мең сум тәшкил итә, бу – үткән ел белән чагыштырганда 28%ка күбрәк. Чит ил машиналары шул ук вакыт эчендә 11%ка кыйммәтләнде – 2 млн 400 мең сумга кадәр.

Татарстанда яңа чит ил машиналарына уртача бәяләр ил буенча бәяләрдән аерылмый, әмма бәяләр Россиядәгегә караганда югарырак булып чыкты – узган елда алар 18%ка арткан. Ә менә үзебезнең машина бәясе ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак булып чыкты – 1 млн 285 мең сум, бу – үткән ел белән чагыштырганда 40%ка кыйммәтрәк.
Ни өчен машиналар бик тиз кыйммәтләнәчәк?


Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«LADA» машиналарын сату 1 ел эчендә 1,5 тапкырга арткан

Җиңел машиналар сегментында илдә элеккечә иң популяр булып «Лада» автомобильләре кала. Аларның базардагы өлеше барлык сатылган яңа машиналарның 28,4%ын алып тора. 7 ай эчендә 243 меңнән артык «Лада» автомобиле сатылган, бу – үткән ел белән чагыштырганда 50% ка күбрәк, дип хәбәр итә «Автостат» ...итик агентлыгы.


Шул ук вакытта Кытай брендлары шактый зур үсеш күрсәтә. Әйтик, Кытай «Haval» узган ел белән чагыштырганда 7 ай эчендә 2 тапкырга күбрәк сатылган – 98 мең автога кадәр, «Chery» – 1,5 тапкырга – 85,5 меңгә кадәр, Geely – 2 тапкырга – 82 меңгә кадәр, ә «Changan» – 3,3 тапкырга – 60 мең машинага кадәр.

Иң популяр модельләр өчлегендә беренчелек гадәттәгечә үзебезнең «Lada Granta»да – 114 меңнән артык автомобиль. Әмма 7 ай эчендә мондый авто сату үсеше нибары 3,5%ын тәшкил иткән, шуның аркасында аларның базардагы өлеше 22%тан 13%ка кадәр кимегән.

Популярлыгы буенча икенче модельнең – «Lаda Vesta»ның сатулары, киресенчә, 7 тапкырга диярлек арткан: гыйнвар – июль айларында 72 мең автомобильгә кадәр, әмма мондый саннар узган елның бик түбән базасы белән бәйле, ягъни алар узган елда аз сатылган.

Популярлык буенча лидерлар өчлеген Кытай машинасы «Haval Jolion» йомгаклый, аның сатулары 1 ел эчендә 85%ка арткан – 24 тән 43,5 мең автомобильгә кадәр.
Ни өчен машиналар бик тиз кыйммәтләнәчәк?


Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Утилизация җыемын арттырганга күрә барлык автомобильләргә дә бәяләр күтәреләчәк»

Россия Транспорт министрлыгының Федераль юл агентлыгы Иҗтимагый советы әгъзасы Игорь Моржаретто фаразлары буенча, якындагы 2 айда яңа җиңел автомобильләргә ихтыяҗ зур булачак, һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча базар күләме 1,3-1,5 млн машина тәшкил итәчәк, әмма октябрьдә утильсборның артуы аркасында 2025 ел башыннан көчәячәк ихтыяҗның кимүен көтәргә кирәк.


«Якындагы айларда үсеш булачак, ләкин бу – паникалы үсеш булачак. Төп куркыныч – ул, әлбәттә, утильләштерү җыемы. Ягъни сатып алуны соңыннан планлаштырганнар хәзер сатып алырга тырышачак», – дип фаразлый Моржаретто.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 елдан 2030 елга кадәрге чорга автомобильләргә, автобусларга һәм махсус техниканың аерым позицияләренә утильләштерү җыемын ел саен индексацияләү тәкъдим ителә. Җыем планлы рәвештә беренче елда уртача 70-85% ка һәм алдагы ел саен 10-20% ка индексацияләнергә мөмкин. Бу – 1 октябрьдән булыр, дип көтелә.

Шул ук вакытта ул, утильсборны арттыру барлык автомобильләргә дә бәяләрнең күтәреләчәгенә китерә, дип ышана.

Югары ихтыяҗ чорыннан соң сатулар төшүнең тагын бер факторы, аның фикеренчә, югары кредит ставкасы булачак, ул кайбер дилерларда 20%тан башлана һәм 30%ка кадәр җитә. Шушы көннәрдә генә Россия Банкы төп ставканы 18%ка кадәр күтәрде, бу – кредитлар бәясендә чагылды.
Ни өчен машиналар бик тиз кыйммәтләнәчәк?


Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Сатулар артачак, чөнки алга таба бәяләр үсәчәк»

Үз чиратында «За рулем» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков ассызыклаганча, югары утильләштерү җыемы тулысынча автомобильләр бәясенә кертеләчәк, әмма бу процесс акрынлап барачак, дилерларда авто калдыкларына бәйле рәвештә, шуның аркасында якындагы айларда ихтыяҗ кимемәячәк.

«Хәтта төп ставканың күтәрелүенә карамастан, сатулар үсәчәк, чөнки алга таба бәяләр төгәл артачак. Моңа өстәп, сентябрьдә ставканың артуы мөмкин, шуңа күрә якын арада бәяләрнең төшүе булмаячак», – дип саный Кадаков.


«Татар-информ»нан Александр Хевронин язмасы тәрҗемә ителде


Ни өчен машиналар бик тиз кыйммәтләнәчәк?

Поделиться с другом

Комментарии 0/0