«Синең чама – 0 промилле»: Татарстанда исерек машина йөртүчеләргә каршы проект старт алды

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә исерек хәлдә транспорт белән идарә итүне булдырмау чаралары турында фикер алыштылар. Матбугат очрашуында «Синең чамаң – 0 промилле» социаль кампаниясе тәкъдим ителде.
Казанда «Напитки Вместе» компаниясе тарафыннан оештырылган «Синең чама – 0 промилле» социаль кампаниясе старт алды. Әлеге инициатива ил күләмендә гамәлгә ашырылучы «Җаваплылык» проекты кысаларында булдырылган.
Проект Россиядә исерек хәлдә транспорт йөртү проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән, аның төп юнәлешләренең берсе «Синең чама – 0 промилле» белем бирү-агарту кампаниясе кысаларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм исерек машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү. Акция автомәктәпләр өчен укыту модульләрен эшләүне, машина йөртүчеләр өчен төбәк активлыкларын уздыруны, компаниянең 11 төбәгендә эксперт түгәрәк өстәлләре оештыруны күздә тота.
«Татарстанда юл фаҗигаләренең 12 проценты исерек машина йөртүчеләр белән бәйле»
Татарстанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең 12 проценты исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.
«10 ай эчендә Татарстанда 2704 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 275 кеше һәлак булган һәм 3258 кеше зыян күргән. Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 2 очракка, һәлак булучылар саны 18гә арткан, яраланучылар саны киресенчә 43 кешегә кимегән. Исерек машина йөртүчеләр китереп чыгарган юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән һәлакәтләренең 7 процентын тәшкил итә», – дип искәртеп узды Дамир Бикмөхәммәтов.
Аның сүзләренчә, исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр өлеше аварияләрдә һәлак булучыларның 12 процентын тәшкил итә, бу – һәр сигезенче һәлак булучы, дип билгеләп үтте ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары.
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали
«Напитки Вместе» компаниясенең Казандагы филиалының башкаручы директоры Евгений Соболев «Синең чама – 0 промилле» социаль кампаниясе турында тулырак сөйләде.
«Җәмгыятькә җаваплы караучы компания буларак, без алкогольсез продукция юнәлешен генә үстереп калмыйбыз, ә алкогольне җаваплы куллану культурасын формалаштыруга юнәлтелгән проектларга да зур игътибар бирәбез. Кампания Россиянең 11 төбәген – шул исәптән Татарстанны да үз эченә ала һәм автомәктәпләр өчен укыту модульләрен эшләүне, машина йөртүчеләр өчен төбәк активлыкларын уздыруны, массакүләм чаралар, юл буйларында арт-объектлар булдыру һәм эксперт фикер алышуларын үз эченә колачлый», – дип билгеләп үтте ул.
Евгений Соболев сүзләренчә, проект машина белән идарә итү өчен «рөхсәт ителә торган норма» турында бәхәстән тулысынча баш тарта һәм йөртүчеләр өчен бердәнбер дөрес юлны күрсәтә, ул – 0 промилле.
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали
«Юллардагы иминлек ул машина йөртүчеләрнең җаваплылыгы»
Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Кәрим Нурмөхәммәтов Татарстанда гамәлгә ашырылган «Имин сыйфатлы юллар» проекты турында сөйләде.
«Безнең бурыч – автомобиль йөртүчеләр өчен заманча, куркынычсыз һәм уңайлы юллар булдыру. Бу җәһәттән юл эшләре программасы шактый киң. Ел саен без инфраструктурабызның иминлеге өстендә эшлибез», – дип искәртеп узды ул.
Кәрим Нурмөхәммәтов сүзләренчә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бу юнәлештә эшне системалы һәм нәтиҗәле итеп дәвам итәчәк.
«Юллардагы иминлек ул сыйфатлы юл өслеге генә түгел, ә йөртүчеләрнең җаваплы мөнәсәбәте дә. Республика халкын «Синең чама – 0 промилле» кампаниясен хупларга, шәхси җаваплылыкны аңларга һәм исерек хәлдә транспорт белән идарә итүгә карата җәмгыятьтә тотрыклы кире мөнәсәбәт формалаштырырга чакырам. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үз ягыннан бу юнәлештә эшне системалы һәм нәтиҗәле итеп дәвам итәчәк», – диде ул.
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали
«Эчелгән эчемлекнең дозасы нинди булуга карамастан, алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыру кискен тыела»
Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий алкоголь кеше организмына ничек тәэсир итүе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, алкоголь кешенең күрү сәләтен тоныклата, организмының барлык реакцияләрен акрынайта. Эчелгән спиртлы эчемлекнең дозасы нинди булуга карамастан, алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыру кискен тыела, дип искәртте ул.
Быел автоинспекторлар тарафыннан исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән 9 меңгә якын очрак теркәгән. Моннан тыш, 643 кеше кабат, икенче тапкыр кулга алынган – аларга карата җинаять эшләре кузгатылган.
«Быел медицина тикшерүенә 3643 кеше китерелде. Аларның 829ында алкоголь куллану расланган, 1270 очракта исереклек билгеләре табылмаган. 137 кеше тикшерү үтүдән баш тарткан. Еш кына машина йөртүчеләр тикшерүдән баш тарту җәза чараларын йомшарта дип уйлый. Ә чынлыкта исә киресенчә, суд, транспорт белән исерек хәлдә идарә итү турында маддә буенча, карар чыгара ала», – дип сөйләде Степан Криницкий.
Аның сүзләренчә, берничә тапкыр исерек килеш тотылган машина йөртүчеләр нарколог исемлегенә эләгергә мөмкин. Моннан тыш аларга аларга берничә тәүлеккә административ арест яный.
«Кымыз кебек кайбер эчемлекләр дә саклык таләп итә, составында ачыту продуктлары булганга күрә, алар реакцияне һәм игътибарны киметә. Эчемлекне куллану алдыннан аның составын һәм тышлыкта язылган һәрбер язмаларны игътибар белән уку мөһим», – дип искәртте табиб.
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали
«Вектор» автомәктәбе генераль директоры Илья Гурьев машина йөртүчеләрне укытканда төрле ысуллар кулланылуын искәртеп узды, монда шулай исерек хәлдә транспорт белән идарә итүгә карата «иммунитет» булдыру да керә.
«Без автомәктәптә алкогольнең кеше организмына ничек тәэсир итүен, спиртлы эчемлекләрнең машина йөртүченең реакциясен ничек кискен акрынайтуын күрсәтү өчен барлык мөмкин булган чараларны кулланыла. Монда шул исәптән интерактив ысуллар да актив кулланыла. Безнең төп максатыбыз – булачак машина йөртүчеләрдә исерек хәлдә транспорт белән идарә итүгә карата «иммунитет» булдыру», — диде ул.
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/