Әлфия Хәбибуллина Луганскига барган: «Алар өчен, чишенеп, урынга ятып йоклау – зур бәхет»

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина һәм яшь җырчы Илнур Еникеев, Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән, Луганск Халык Республикасына барып, концерт куеп кайткан. Әлфия Хәбибуллина «Интертат»ка андагы халыкның көнкүреш-яшәешен сөйләде, үзенең фикерләре белән уртаклашты.
«Сәфәребез маҗараларга бай булды»
Әлфия апа, белүемчә, сезнең ул якларга беренче генә баруыгыз түгел инде.
Минем Луганск Халык Республикасына дүртенче тапкыр баруым. 2022 елда 2 тапкыр булган идем. Иң беренче тапкыр Алчевск шәһәренә – 8 елга беренче тапкыр Сабантуй уздырырга бардык. Икенче тапкыр мине Луганск Халык Республикасының Россиягә яңадан кушылуы уңаеннан чакырдылар. 2023-2024 елларда андагы вазгыять шактый авыр булды, массакүләм чаралар оештыру мөмкинлеге булмады. Хәзер инде Луганск халык республикасы тулысынча азат ителде, һәм алар төрле чаралар оештыра башладылар.
Менә шул 2 еллык тәнәфестән соң баруыбыз бик кызык кына килеп чыкты. Авылда, бакчада чүп утап йөрим. Миңа Алчевск шәһәренең «Нур» татар җәмгыяте җитәкчесе Флюр Саярович шалтырата. «Әлфия Миннәхметовна, сез 12 июньдә безгә киләсез», – ди. «Миңа әйтүче юк», – дим. «Мин үзебезнең Мәдәният министрлыгында булдым. Сезне килә дип әйттеләр», – ди. Икенче көнне минем белән Татарстанның Мәдәният министрлыгы элемтәгә керде. Мин аптырадым да, сөендем дә. Чөнки 2 ел барганым юк. Ә алар онытмаган, махсус чакыру җибәргәннәр.
Ә бу юлы Луганскига Илнур Еникеев дигән яшь җырчы белән, татар конгрессы тәкъдиме белән кузгалдык. Илнурның ул якларга, гомумән, беренче тапкыр баруы иде. Сәфәребез маҗараларга да бай булды. Безнең автобус вокзалга иртәнге сәгать 5тә килеп туктарга тиеш иде. Ни сәбәпледер, шәһәргә ике сәгать ярым алдан килдек. Анда исә төнге 11дән иртәнге 4кә кадәр – комендант сәгатьләре. Бу вакытта беркемгә дә урамга чыгарга ярамый. Кагыйдә бозучыларны тоталар, штраф салалар, ябып та куярга мөмкиннәр. Алар бу таләпләрне барысы да төгәл үтиләр. Шул сәбәпле, безне каршылый алмадылар. Хәзер комендант сәгатьләре бераз үзгәргән, әлбәттә. Без беренче барганда, ул 22.00 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр иде.
Әле моның белән генә бетсә икән. Концертыбыз башланыр алдыннан 7 шәһәрдә тулысынча ут сүнде. Без инде Илнур белән «концертны барыбер куябыз, мин шигырьләр укыйм, син җырлыйсың, милли уеннарыбызны уйнатабыз» дип сөйләшкән идек. Аллаһның рәхмәте белән, концерт башланырга ярты сәгать кала ут бирделәр.
«Мондый шартларда яшәгән кеше усал, агрессив булырга тиеш. Боларда андый әйбер бөтенләй юк»
Бу баруыгызда нинди үзгәрешләргә игътибар иттегез, Әлфия апа? Алар бармы?
2022 елда без блокпост аша уздык. Анда барлык паспортларны җыеп алалар һәм тикшерәләр. Бу – бик озакка сузыла торган, ялыктыргыч процесс. Луганскига килеп төшкәч тә тәннәр чемердәп куйды. Урам тулы хәрбиләр, 5 машинаның 3есе – БТР. Сабантуй да ябык территориядә, сак астында узды.
Хәзер блокпостта тикшерү юк. Чик аша узу җиңелрәк булды. Ләкин чикне машина белән үтүчеләрне иртәнге 4кә кадәр паспорт контроле аша чыгармыйлар. Комендант сәгате беткәнне көтәләр. Төнлә бары тик рейс автобуслары гына үтә ала. Бомбаларга тотылганнан соң, тимер юл вокзалы һәм аэропорт әлегә кадәр төзекләндерелмәгән, шул сәбәпле Луганскига Мәскәүдән бары тик автобус белән генә барып була.
Шәһәр элеккедән әллә ни үзгәргән димәс идем. Әмма халык бераз хәлләнә башлаган. Беренче барганда безне бик кызык, музейларда гына күреп булган машина белән каршыладылар. Мин үзем машина маркаларын төгәл генә белмим. Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех: «Бу – иң беренче машиналарның берсе – «горбатый» Жигули», – дигән иде. Бу барганда инде чит ил машиналары да күзгә чалынды.
Халык ничегрәк яши?
Халыкның яшәү рәвешенә килгәндә, ут бетү һәм су җитмәү проблемасы бар. Бу мәсьәлә бүгенге көнгә кадәр тулысынча хәл ителеп бетмәгән. Су шәһәр халкына Украина ягыннан килә торган булган. Хәзер алар Россия ягынннан килә торган запас су чыганакларын кулланалар. Анда бишәр көн бөтенләй су булмаска мөмкин. Булган очракта да, төшкә кадәр – шәһәрнең бер, төштән соң икенче яртысына бирелә. Су – монда бик кадерле әйбер.
Кунакханәдә яшәгәндә, әлбәттә, моны аңламыйсың. Чөнки анда су зур бочкаларда тора, һәм суда өзлеклекләр булмый. Бу барганда, кунакханәдә урын булмау сәбәпле, безне фатирга урнаштырдылар. Шуңа да без су проблемасын үзебез дә аңладык.
Мондый хәлдә яшәүдән халык канәгатьсезлек белдерәме?
Мин андагы халыкка шаккатам. Авырлыклар кешене берләштерәме икән, дим. Алар шундый самими, ярдәмчел, яхшы күңелле. Югыйсә, мондый шартларда яшәгән кеше усал, агрессив булырга тиеш. Боларда андый әйбер бөтенләй юк. Тормышларыгыз ничек, дип сорагач та: «Ой, әйбәт яшибез. Хәзер үз өебездә йоклыйбыз. Без 2014 елдан бирле чиста-урын җирләребезгә ятып йоклый алмадык. Өскә киенгән килеш йоклый, сирена булу белән бомбадан качу урыннарына төшеп чаба идек», – диләр. Чиста урын-җирдә йоклый алу – алар өчен бәхет.
«Су белән проблемагыз бетмәгән икән», – дигәч тә: «Ярар инде анысы гына», – диләр. Алар су проблемасын кечкенә проблема итеп кенә күрәләр. «Луганск 2014 елларда, хәзерге Мариуполь кебек, харәбәләрдән генә тора иде, беркемгә дә кирәгебез юк иде», – дип сөйләделәр. Ул еллар аларның күңелләренә тетрәндергеч еллар булып кереп калган.
Болай ул яклар – бик матур яклар. Автобус белән барганда Тула, Воронеж, Ростов өлкәләрен узабыз. Анда эшкәртелмәгән җирләр хәтсез. Ә монда, шундый вазгыятьтә яшәп тә, бер бөртек эшкәртелмәгән җир юк. Басулар сукаланган, ашлыклар җыеп алынган, уҗымнар чәчелгән. Мондагы халык җирне бик яратып карый. Алар өчен шәһәрнең матурлыгы да бик мөһим. Җәй көне күпләп роза чәчәкләре үстерләләр. Луганск – розалар иле.
Юл өстендәге авылларны да карап бардык. Тик бөтен йортлар шифер түбәле. Калай, профнастил белән ябылган йортлар бик сирәк. Бу да халыкның яшәү дәрәҗәсен, мөмкинлеген күрсәтә инде.
Донбасс – иң яхшы, кыйммәтле күмер чыгарыла торган өлкә. Алар 20 ел Украина составында булдылар. Шул еллар эчендә боларның байлыкларын суырганнар, ә төзекләндерү өчен бер кадак та какмаганнар.
Россия составына яңадан кергәч, монда юллар рәтләнгән. 2022 елда юллар бик беткән, чокыр-чакыр иде.
«Мондагы татарлар татарча бик чиста сөйләшә»
Концертны халык ничек кабул итте? Татарлар белән аралашу мөмкинлеге булдымы?
Бик җылы кабул иттеләр, зал шыгрым тулы иде. Шунысы да кызык: анда татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә килгән иде. Яшәү рәвешләре турында сөйләделәр. «Бездә торак бик кыйммәтләнде, хәзер 2 бүлмәле фатир 2-2,5 миллион тора», – диләр. Без Илнур белән: «Бездә 2,5 миллионга бүлмәнең почмагын да алып булмый», – дип уйлап куйдык. Тик алар өчен бу бәяләр башка төрлерәк кабул ителә шул.
Монда яшәүче татарлар бик чиста татарча сөйләшә. Алар өчен татарча аралашу – бик мөһим әйбер. Үзләренең туганнары, Татарстан белән бәйлелекләре турында сөйләделәр. Бик күпләрнең Татарстанда туганнары бар. Шулай ук, бертуган апалары, энеләре Украина ягында калган, ә үзләре монда яшәүче гаиләләр бар. Иң кызганычы: алар берничек тә аралаша алмыйлар. Болар теге якка чыга алмыйлар, ә туганнары – безнең якка. Чик сакчылары чыгармый. Менә шундый үкенечле, авыр язмышлар…
Фото: © Әлфия Хәбибуллина архивыннан
Үзегез борчылмадыгызмы? Беренче генә баруыгыз булмагач, тынычрак узгандыр?
Борчылмадым. Мин беренче барганда да борчылмадым. Башыма начар уйлар кертмәдем. Мине шулай яратып, хөрмәт итеп чакыруларына үземне бәхетле санап, атылып, ашкынып бардым.
Әлбәттә, ул якларга барып кайткач, баш мие башка төрле эшли башлый. Юк әйберләргә зарланабыз икән, дип уйландым. Алар өчен, чишенеп, урынга ятып йоклау – зур бәхет. Ә без рәхәтнең кадерен белмибез. Ул якларга барып кайту белән гади генә әйберләргә дә башка күзлектән карый башлыйсың.
Рәхмәт, Әлфия апа!
Фото: © Әлфия Хәбибуллина архивыннан
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/