«Имәнлек» метро станциясе вакытлыча ябыла: Альтернатив транспорттан файдаланыгыз

Казанда «Имәнлек» метро станциясе өч атнага ябыла. Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү белән бәйле. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Җиңү проспекты» станциясеннән «Имәнлек» станциясенә кадәрге участокта транспорт йөреше ничек оештырылачагын аңлаттылар.
«Альтернатив транспорт төрләреннән файдаланырга киңәш итәбез»
Казан метрополитенының «Җиңү проспекты» – «Имәнлек» участогында поездлар хәрәкәте 3 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр вакытлыча туктатыла. Бу хакта Казанның транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров хәбәр итте.
«Метроның икенче линиясенең беренче участогы төзелү сәбәпле, 3 ноябрьдән «Җиңү Проспекты» метро станциясеннән «Имәнлек» станциясенә кадәр поездлар хәрәкәте туктатыла. Әлеге вакытта альтернатив транспорт төрләреннән — автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслардан файдаланырга киңәш итәбез», – дип аңлатты ул.
Хәзерге вакытта Рихард Зорге урамы буйлап – «Җиңү проспекты»ннан «Имәнлек» метро станциясенә кадәр – 8 автобус, 3 троллейбус һәм 1 трамвай маршруты йөри. Ул: 5, 18, 30, 31, 34, 68, 70, 90 нчы номерлы автобуслар; 5, 12, 19 нчы троллейбуслар һәм 4 нче трамвай.
«Хәрәкәт составының гомуми саны - 181 берәмлек. Шуңа күрә транспортны озак көтәргә туры килмәячәк. Транспортның уңайлы төрен сайларга һәм билгеләнгән ноктага кадәр барып җитәргә мөмкин булачак», - дип билгеләде Сидоров.
Алексей Сидоров
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Метроэлектротранс» предприятиесе генераль директоры Айдар Габделхаков хәбәр итүенчә, әгәр пассажирлар агымы зур булса, транспорт чаралары саны арттырылачак. «Метроэлектротранс» «Җиңү проспекты» станциясеннән «Имәнлек» станциясенә кадәр һәм кире юнәлештә йөрүче трамвайлар һәм троллейбусларның пассажир агымын күзәтеп барачак. Кирәк булганда, аларның санын арттырачакбыз», – диде ул.
94 нче номерлы автобус маршруты озайтыла
«Имәнлек» метро станциясе ябылган вакытта, Привольный бистәсендә һәм Вишнёвка микрорайонында яшәүчеләргә уңайлык тудыру өчен, 94 нче номерлы автобус маршруты озайтыла.
«Хәзер ул «Имәнлек» метро станциясенә кадәр йөри. Привольныйда һәм Вишнёвкада яшәүчеләргә метрополитеннан файдаланырга уңайлы булсын өчен, без автобус маршрутын «Җиңү проспекты» метро станциясенә кадәр озайтачакбыз. Ягъни автобус Рихард Зорге урамы буйлап «Җиңү проспекты»на кадәр барачак, аннан соң эстакадада борылып, Фучик урамы аша үз маршрутына кире әйләнеп кайтачак», – дип аңлатты Сидоров.
94 нче номерлы автобус элеккеге маршрутына яңадан 25 ноябрьдә кайтачак.
Фото: © «Татар-информ»
Поездларның хәрәкәт расписаниесе үзгәрешсез кала
3 ноябрьдән «Җиңү проспекты» метро станциясе вакытлыча линиянең соңгы тукталышы булачак. Пассажирларның төшүе һәм утыруы платформаның бер ягыннан гына оештырылачак.
«Әлеге вакыт аралыгында поездлар саны бер берәмлеккә кимиячәк, чөнки участокның озынлыгы кыскара. «Имәнлек» һәм «Җиңү проспекты» станцияләре арасындагы перегон вакытлыча эшләмәячәк. Нәтиҗәдә, линиядә 17 поезд эшләячәк, һәм хәрәкәт расписаниесе үзгәрешсез кала — поездлар биш минутлык интервал белән йөриячәк», – дип аңлатты Айдар Габделхаков.
Айдар Габделхаков
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Моннан тыш, метрополитен җитәкчелеге пассажир агымы буенча да мәгълүмат бирде. «Бүгенге көндә «Имәнлек» һәм «Җиңү проспекты» станцияләрендәге пассажир агымы якынча бер дәрәҗәдә — көненә уртача 13 мең кеше. Әмма «Җиңү проспекты» станциясенең мөмкинлекләре күпкә зуррак. Ул 50–60 мең пассажирга кадәр кабул итә ала, шуңа күрә бернинди авырлыклар көтелми», – дип әйтелде.
«Икенче линиянең беренче участогында 40 метрлык ара гына калды»
Тоннельны үткәрү вакытында җир өсте юлларында хәрәкәт туктатылмаячак, дип хәбәр итте «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов.
«Икенче линиянең беренче участогында үткәрү эшләрен тәмамлыйбыз. «Сахаров» станциясеннән барлык тоннельләр төзелгән, хәзер метроның беренче линиясе астында 40 метрлык кечкенә участок кына калды. Бу участокта ике тоннель салырга кирәк була. Казанда моңа кадәр мондый эш башкарылмаган – без бары тик тимер юл астында гына эшләгән идек. Технологияләр безгә билгеле, барлык чаралар эшләнде, төзелеш материаллары һәм конструкцияләр әзер, машиналар тикшерелгән», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук, генераль директор әйтүенчә, беренче участокның ачылышы станцияләрнең әзерлегенә генә бәйле түгел.
«Моннан тыш, «подвижной состав» сатып алуны тәэмин итәргә кирәк. График буенча бу бик катлаулы. Поездларны җитештерү озак һәм кыйммәт. Якынча биш поезд өстәргә кирәк. Бу бик зур чыгымнар таләп итә. Хәзер республика әлеге мәсьәләләрне хәл итә, барысы да контрольдә», – дип өстәде ул.
Марат Рәхимов
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/