Түбән Камада хәрбигә фронт өчен модернизацияләнгән УАЗ машинасын тапшырдылар


Түбән Камада хәрбигә фронт өчен модернизацияләнгән УАЗ машинасын тапшырдылар


Дамба позывнойлы махсус хәрби операция катнашучысына тулы техник модернизация узган һәм ремонтланган УАЗ автомобилен тапшырдылар. Машинаны кыска вакыт эчендә Түбән Кама шәһәрендәге сервисларның берсендә волонтерлар һәм автослесарьлар әзерләгән.

Иске УАЗ машинасы хәрби шартларда файдалану өчен ышанычлы хәрәкәт итү чарасына әйләнгән. Хәрбинен үтенече буенча автомобильне тулысынча үзгәртеп ясаганнар: кузовны күтәргәннәр, төрле җирләрдә йөри ала торган тәгәрмәчләр куйганнар, корпусның сакланышын көчәйткәннәр, барлык төп элементларны алыштырганнар. Автомобильнең түбәсендә ике өстәмә люк барлыкка килгән – бу хәрбиләргә һава һөҗүме (шул исәптән пилотсыз очкычлар һөҗүме) куркынычына оператив җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк.

«Бу техника КАМАЗ һәм УРАЛ машиналары гына йөри ала торган шартларда кулланылачак. Машина күтәртелгән, аның аскы өлешләре киселгән, баклары өскә күтәртелгән. Бу киртәләр аша узганда автомобильгә зыян килмәсен өчен эшләнгән», — дип аңлатты взвод командиры Дамба.

Хәрби хезмәткәр сөйләгәнчә, соңгы ай ярымда аның бүлекчәсе 10 берәмлек транспортны югалткан — нигездә гражданнар үрнәгендәге машиналар. Кыска вакытлы ялга кайткан чакта ул ярдәм сорап район башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляевка мөрәҗәгать иткән. Администрация һәм волонтерлар ярдәме белән кыска вакытта яңа техника сатып алу өчен акча бүлеп бирелгән.

«Транспорт сатып алынган, автосервиска китерелгән, анда автомеханиклар барлык кирәкле эшләрне башкарган. Барлык теләкләр һәм техник таләпләр исәпкә алынган. Барысына да — шәһәр администрациясенә, Махсус хәрби операция ветераннары берлегенә, автомеханикларга һәм сервис җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә», — дип ассызыклады хәрби хезмәткәр.



Автосервиста хәзерге вакытта махсус операция зонасына җибәрү өчен икенче автомобиль дә әзерләнә. Аны июнь уртасында Москва позывнойлы хәрбигә тапшырачаклар. Махсус хәрби операция ветераннары берлегенә бу машинаны шәһәрдә яшәүче кеше бүләк иткән. Аның улы шулай ук махсус операция зонасында.

«Без тулы техник диагностика үткәрәчәкбез, барлык төеннәрне һәм системаларны тикшерәчәкбез, салонны тәртипкә китерәчәкбез. Машина хәрби бурычлар үтәүгә тулысынча әзер булырга тиеш», - дип хәбәр итте автосервис җитәкчесе Дмитрий Киндюк.

Ике автомобиль дә мобильлекне, сугышчыларны эвакуацияләү һәм дислокация урынына китерүне тәэмин итәчәк автопаркның бер өлеше булачак. Модернизацияләнгән УАЗ машинасы хәрби шартларда ышанычлы ярдәмче булачак һәм хезмәттәшләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте Дамба.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

Поделиться с другом

Комментарии 0/0