Альберт Вәлиуллин: «Үземне хатынымнан өстен куйганым юк»


Альберт Вәлиуллин: «Үземне хатынымнан өстен куйганым юк»


Альберт Вәлиуллин татар эстрадасы олимпында тиз арада үз тамашачысын тапты. Җырчы «Интертат»ка балачагы, яшүсмер чагы, гаиләсе турында сөйләде.

«Хатынымның хыялларын тормышка ашырырга тырышам»

Күптән түгел Халыкара хатын-кызлар көне булып үтте, шуңа күрә әңгәмәбезне дә нәкъ алардан башлыйк. Кайбер ир-атлар, хатын-кызларга машина йөртү таныклыгын бирмәсеннәр иде, дип сукрана.Новости СМИ2 Сез моңа ничек карыйсыз?

Әле Чаллыда яшәгәндә, безнең күршедә бер апа тора иде. Аның «ГАЗ-53» самосвалында йөрүе минем өчен шаккаткыч хәл иде. Әле җиңел машина булса бер хәл, ә монда – зур йөк машинасы. Никтер, «ГАЗ-53» техникасында бераз «тазарак» сүгенеп алу гадәте булган бер ир-ат йөрергә тиеш, дип уйлый идем.

Ә җиңел машина йөртүче хатын-кызларны алсак, минемчә, кайчакларда алар ир-егетләргә караганда төгәлрәк, иплерәк йөртә кебек. Булгалый инде сезнең арагызда да әрсезләнеп китүчеләр. Әмма тыныч кына, ашыкмыйча машина йөртүче гүзәл затлар юлларда барыбер күбрәк күренә. Игътибарлык һәм җаваплылык хатын-кызларда күбрәк, дип әйтәсем килә.

Сезнең берәр хатын-кыз турында: «Чәйнек!» – дип әйткәнегез бармы?

Бар инде, яшермим. Әмма уйларга кирәк: бәлки, ул әле өйрәнеп кенә киләдер. Сукранып, аңа нәрсәдер әйтүдән, аннан ары кычкырудан ни файда?! Барыбыз да кайчандыр өйрәнеп киткән бит инде. Беребез дә машина йөртә белеп тумаган.

Сез холкыгыз буенча тыныч кешегә охшагансыз. Әллә ялгышаммы?



Һәрнәрсәгә психлану, артык игътибар итү яхшыга китермәс. Сәламәтлекне сакларга кирәк. Инде хәзер менә 40 яшьнең дә теге ягына чыктым. Әкренләп бишенче дистәне ваклый башладык. Каршылыклырак хәл килеп чыкса да, иң элек, тыныч булып, аңлашып карарга кирәк.


Альберт Вәлиуллин: «Үземне хатынымнан өстен куйганым юк»


Гел тынычлык саклап та булмыйдыр бит… Сезнең гаиләгездә кем баш?

Гаиләбездә кемнең баш булуы, кемнең түбәнрәк булуын билгеләүче кагыйдә юк. Чишәргә кирәк булган хәл килеп чыкса, уртага салып сөйләшәбез. Нинди генә хәл булмасын, бергә уйлашып, бер нәтиҗәгә, карарга киләбез. Үземне хатынымнан өстен куйганым юк. Аннан миңа ни файда?!

...-савыт юа аласыз?

Юам, бер оятын да күрмим. Аннан соң хәзер бит махсуслашкан техника да бар. Өйдә бары тик хатын-кыз гына ...-савыт юарга тиеш, дигән сүзләрне кабул итмим. Иң мөһиме – хатынымны яратам һәм хөрмәт итәм. Димәк, мин барлык өй белән бәйле булган эшләрне аның җилкәләренә генә өяргә тиеш түгелмен.

Кайбер гаиләләрдән шулай да билгеле бер иерархия бар. Әйтик, кайберләрендә хатыннар ирләреннән өстен.

Бар-бар андыйлар да. Кайбер ирләр хатыннарыннан башка бер карар да кабул итә алмый. Бу хәл дә дөрес түгел. Ир белән хатын гел бергә атларга һәм икесе дә бер баскычта басып торырга тиеш. Бергә булгач, мөмкинлекләр дә, көч тә икеләтә күбрәк була бит.

Шулай да кайчакта хатын-кызга хыялый да, нечкә күңелле дә булу кирәк.

Кайбер ирләр үзләренең хатын-кызларына хыялый булырга мөмкинлек бирми. Мин хатынымның хыялларын тормышка ашырырга тырышам.


Хатын-кызның бөтен хыялларын да тормышка ашырып булмыйдыр. Матди яктан мөмкинлек буламы, юкмы...

Хатын-кыз ярата икән, ул сине һәрвакыт аңлаячак. Әлбәттә, менә син теләдең дә, шул ук мизгелдә ул әйбер синеке була алмый. Эш мөмкинлектән тора. Әгәр дә ки хатынымның хыялын, теләген чынга ашырырлык мөмкинлегем булса, һичшиксез, аны сөендерергә тырышам. Мин бит бай гаиләдә үскән егет түгел, шуңа күрә акчаның да кадерен беләм. Әмма сөекле хатынымны бәхетле итү теләгем бар, шуңа күрә аңа акча кызганмыйм.

«Сәхнәгә чыккан һәр хатын-кызны кочаклап алам»

Җырчы буларак сезне хатын-кызлар ярата. Элек тә, ягъни, популяр булмаган чагыгызда да, хатын-кызлар сезгә еш игътибар итә идеме?

Ловелас идем, дип әйтә алмыйм инде. Янымда алай гел кызлар чуалып йөргәнен хәтерләмим. Ә менә иҗатка килгәч, әйе, хатын-кызларның миңа ешрак игътибар итүен сизә башладым. Аудиториямнең 85 проценты бары тик хатын-кызлардан гына тора.

Хатыныгыз көнләшмиме?

Юк, ул, гомумән, көнче түгел. Көнче кеше бит ул, җырчымы син, җырчы түгелме – барыбер көнләшер иде. Сәхнәгә чыккан һәр хатын-кызны кочаклап алам. Хатыным Рузанна моны күрми калмый, әлбәттә. Тик беркайчан да, көнләшеп, шелтә белдергәне юк.


Альберт Вәлиуллин: «Үземне хатынымнан өстен куйганым юк»


Тамашачыларыгыздан бераз сәеррәк хат алганыгыз юкмы?

Берсе: «Сез өйләнмәгән булсагыз, мин сезне урлар идем», – дип язган иде. Башкаларын хәтерләмим. Мин җырларымны, гадәттә, хатын-кызлар тыңлавына нормаль карыйм. Димәк, мин кемнедер дәртләндерәм, күңелле хатирәләргә чумарга ярдәм итәм.


Бу – сезнең тарафтан махсус эшләнәме? Иҗат юлыгызның башында, җырларымны нәкъ менә шушы аудиториягә туры китереп җырлаячакмын, дип максат куйдыгызмы?

Юк, махсус эшләнгән сайлау булмады бу. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Дустым, шәп баянчы Булат Шәрипов миңа бер җыр җибәрде дә, мин аны яздырырга булдым. Җырны яздырганда, коммерция турында, гомумән, уйламадым. Гадәттә, җырчылар җыр сайлаганда хит булсын, үзенә салынган акчаны өчләтә-дүртләтә алып кайтсын, дип тырыша. Миндә андый максатлар булмады.

Ник җырлый башладыгыз соң? Инде мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаганга ничә еллар үткән. Акча китерә торган эшегезне тапкансыз, сез – менә дигән бизнесмен. Каян килде сәхнәгә күтәрелү теләге?

Күптәннән уйланып йөри идем: кирәкме, кирәкмиме?! Аллаһка тапшырып, тагын бер җырлап карарга булдым. Җыры да табылды. Аллаһның «Амин» дигән чагына туры килгән, күрәсең.

Беренче җырыгыз «Араларга ятлар кермәс» дип атала. Кайбер гаиләләрдә очраган хыянәткә ничек карыйсыз?

Ничек карыйсың инде аңа… Ахмаклык!

Әйтик, гаиләне саклап калыр өчен, хыянәтне кичерүне сез кабул итмисез?

Минем гаиләмдә була торган әйбер түгел ул. Менә быел Рузанна белән бергә гомер итүебезгә 17 ел була. Аллаһка шөкер, арабызда хыянәтнең булганы юк, булмас та.

Амин, дип куйыйк.

Бер-береңә ышану – бик мөһим. Гаиләдә җылылык булса, хыянәт ишек шакымаячак. Чит ярга карыйсы да килми бит ул. Тормышта төрле этаплар, вакытлар була. Әйе, кыенлыклары да очрый. Менә шушы сынаулар аша бергә үтсәң, арадагы җылылык тагы да арта. Җил-давыллар каршында сыгылмасаң, мөнәсәбәтләрнең кадере арта. Хатын-кыз берүк вакытта кәләш тә, хәләл җефет тә, шул ук вакытта сөяркә дә була.

Кыенрак чаклар булдымы?

Төрле чаклар булда, әйе. Мин, өйләнгәндә, бүгенге кебек уңышлы эшмәкәр түгел идем. Шушы кыенлыклар безнең мәхәббәтне ныгытты да, каешландырды да.

Әлегә улыгыз берәү генә. Тагын бала теләр идегезме?

Булыр, мин бит әле карт түгел. Хатыным миннән 8 яшькә яшьрәк. Планнарда бар, бар.

Кыз бала?..


Аллаһ Тәгаләдән тора анысы. Кыз баланың әтигә якынрак булуын ишеткәнем бар. Кызлар, үзләренә яр итеп, әтиләренә охшаган егетләрне сайлый, дип беләм. Әлбәттә, кыз бала әтисе дә булып карар идем. Иң мөһиме – сәламәт булсыннар.

Сез үзегез әтиегезне бик иртә югалткансыз...

Шулай шул, кызганыч, әти иртә китеп барды. Шундый ярата идем… Күңелемдә җылылык бар, мин кешеләрне аңлыйм, мәрхәмәтлелегем бар. Бу сыйфатларым әтиемнән дә, әниемнән дә күчкән. Аларга мине дөрес итеп тәрбияләгәне өчен рәхмәт, мең рәхмәт.

«Мин әле дә татарча өйрәнәм»

Сез татарча да камил сөйләшәсез. Гел шулай идеме?

Юк, соңгы 2 ел эчендә татарча сөйләшергә кабат өйрәндем.

Ничек өйрәндегез?

Китап укырга киңәш иткәннәрдер иде, тик бу ысул миңа туры килми. Хәтерем яхшы минем! Мәктәптә укыганда шигырьләрне дә я иртән, я тәнәфес вакытында ятлый идем. Шуңа күрә кеше белән аралашып телне өйрәнү миңа җиңелрәк бирелде. Үземә татарча камил итеп сөйләшүне максат итеп куйган идем. Ә мин үземнең максатларыма, гадәттә, ирешәм.

Димәк, иҗат өчен махсус өйрәндегез?

Әлбәттә! Син бит сәхнәдә, җырлап кына, тамашачы белән аралашмыйча басып тора алмыйсың. Сине тыңларга татар кешесе килә бит, аны хөрмәт итеп, тулаем татарча сөйләшергә кирәк, дип уйлыйм. Мин әле дә өйрәнәм. Эш бар әле, юк түгел.

Улыгыз Әлимхан татарча сөйләшәме?

Юк. Кызганыч, гаиләдән генә тормый бит ул. Барыбер бала мәктәпкә күбрәк русча аралаша. Аннан соң, без бит җәйге каникуллар вакытында авылда була идек. Авылда бер рус сүзе кулланылмый иде. Шуңа күрә без татарча белеп үстек. Ә хәзерге заман балалары татар телен каян отып алсын?! Әбиләр дә хәзер гел өйдә утырмыйлар. Аларның үз тормышлары бар.
Альберт Вәлиуллин: «Үземне хатынымнан өстен куйганым юк»



Җырчы улы Әлимхан белән

Әйе, хәзерге дәү әниләр үзгәрәк.

Алар да заман белән бергә атларга тырыша. Әлбәттә, әби-бабай белән онык арасындагы җылылык һәм мәхәббәт бар. Баланың баласы балдан да татлы, диләр бит. Әмма хәзерге балаларны җәй буена авылга кайтарып куеп булмый.

Улыгыз бераз үскәч, аңа өйрәнергә кирәк, диячәксезме?

Аңа телне өйрәнү җиңел бирелмәячәк. Минем очракта – телне искә төшерү иде, ә аңа татар телен чит тел кебек өйрәнергә кирәк булачак. Бер 10-15 елдан татар теле булыр микән ул?! Аллам сакласын инде… Безнең тәрбия башкачарак иде шул, балачагыбыз хәзерге үсеп килүче буынның балачагы белән чагыштырырлык түгел. Без телне белеп үстек. Мәктәпләрдә дә татар теле һәм әдәбияты дәресләре, чыннан да, телебезгә карата кызыксыну уята алалар иде.

Мәктәп, дигәннән, Әлимхан ничек укый?

Гел «бишле»ләргә генә укы, дип, басым ясаганыбыз юк. Эш бит билгеләрдә түгел. Тормышта үз урыныңны булдырыр өчен тырышлык, кеше белән аралаша белү һәм әрсезлек кирәк. Билге – билге инде ул, бик мөһим түгел, дип уйлыйм.

«...берне кундыра идем»

Сез – Чаллы егете. Балачагыгыз да нәкъ менә «группировка»лар чорына эләккән.

Чаллы шәһәре – үзе бер «байка» инде ул. Мин ул сугышуларда, нидер бүлүләрдә бик катнашмадым, чөнки мәктәптән соң төрле түгәрәкләргә йөри идем. Хәтта көрәш белән дә шөгыльләнгән еллар булды.

Тәртипле, ипле бала...

Тәртипле, әйе. Ләкин, суксалар, түзеп тормый идем инде, берне кундыра идем. Сугышмыйча гына булмый иде, чөнки анда, тәртиплеме син, юкмы, дип, аерып торырга вакыт юк.

Ничә яшьтә беренче тапкыр тәмәке тартып карадыгыз?

Ууух, тәмәке… Сигезенче-тугызынчы сыйныфларда булгандыр.

Хәзер тартасызмы?

Юк, ташладым. Сәламәтлеккә зыяны бар, дидем дә, башка тартмаска булдым. Аннан соң менә каһвәдән дә баш тарттым.

Ә спиртлы эчемлекләр?

Бәйрәмнәрдә булгалый. Башта туганнар-дуслар белән күңелле итеп вакыт уздырасың да, аннан соң ятып йоклыйсың.


Альберт Вәлиуллин: «Үземне хатынымнан өстен куйганым юк»



Ураза тотасызмы?

Юк, бер дә тотып караганым юк. Теләк бар, ләкин бу хакта зурлап сөйлисем килми.

Китап укыйсызмы?

Иң яратмаган шөгылем – китап уку. Мәктәп елларында да артык исем китми иде. Студент булганда, кызлар ярдәм итә иде! Ничектер, уку җиңел бирелә иде миңа. Өйрәнеп килмәсәм дә, бәхет елмая иде. Хәтерем яхшы, әйткәнемчә.

Димәк, җыр текстларын да ятлау җиңелдер.

Менә соңгы арада буташтыргалыйм. Кайчакта яңа сүзләр дә өстәп куям шунда.

Алга таба да иҗат итәргә планлаштырасызмы? Аңлавымча, җырлап, акча эшләү теләгегез юк.

Әйе, иҗат – минем өчен коммерция белән бәйле проект түгел. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләрме әле?! Мин бик күп юнәлешләрдә эшлим, алар турында сөйлисем килми.
Альберт Вәлиуллин: «Үземне хатынымнан өстен куйганым юк»


Җырчы директоры Алмаз Гыйльметдинов белән

Директорым Алмаз Гыйльметдинов белән эшли башлаганда, ул, бу – минем тәүге һәм соңгы концертым булыр, дип уйлаган иде. Әмма мин башлаган эшне ярты юлда ташлап калдырырга ияләшмәгәнмен. Алмаз белән «бер көймәгә утырдык» икән, димәк, алга таба да иҗади тормыш юлыннан бергә атларга сүз куештык. Иҗат итүнең барлык нечкәлекләрен мин белеп бетермим, өстәвенә, вакытым да юк. Шуңа күрә Алмазга ышанам, ул барысын да белә. Без аның белән бер 20 еллар элек бер мәҗлестә танышкан идек. Ничә еллар үткәч, Аллаһ безне кабат очраштырды. Димәк, без бер-беребезгә кирәк. Аллаһ ярдәме белән, киләчәктә дә тамашачыларым өчен иҗат итәргә язсын.



Альберт Вәлиуллин: «Үземне хатынымнан өстен куйганым юк»

Поделиться с другом

Комментарии 0/0